Быел илебез халыклары 1941-1945 елларда Бөек ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын киң билгеләп үтте. Күптән түгел Мәскәүдә – Кызыл мәйданда моннан төп-төгәл 75 ел элек булган парад кабатланды. Илебезнең оборона куәтен раслаган, исемнәрен дәһшәтле алышларда данга күмгән илебез хәрбиләренең үлемсез данын дәлилләгән ул чорда безнең районнан тере Бөек Ватан сугышы яугирләре катнаша алмаса да, тигез сафлар белән үткән хәрбиләр арасында безнең якташларыбызның онык-туруннары да булмый калмагандыр, дип уйлыйм. Ул дәһшәтле чордан ераклаша барган саен без аның тере шаһитлары кимүен дә күзәтә барабыз. Кызганычка каршы, быелгы Җиңү юбилеен районыбыз-да нибары 13 Бөек Ватан сугышы ветераны гына каршылый алды. Әлбәттә, чит якларда гомер көзләрен кичерүче шундый тагын берничә якташыбыз турында мәгълүматлар табылып торуы куанычлы, әмма андыйлар саны да шул дистәләрдән артып китми торгандыр. Гәзитебез битләрендә без яу яланнарында тиңдәшсез батырлыгы белән дан яулаган, инде бакыйлыкка күчкән фронтовик якташларыбыз турында истәлекләрне теләп бастырабыз. Шундыйларның берсе – курку белмәс яугир, танкка каршы ата торган орудие расчеты командиры, кече сержант, Кызыл Йолдыз (1944), II дәрәҗә Ватан сугышы (1945, февраль) орденнары, “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлар өчен” һәм башка медальләр иясе, яу яланнарыннан исән әйләнеп кайтып, гомерен туган җиребез икътисадын ныгыту хакына фидакарь хезмәткә багышлаган шәхес Нурмөхәммәт Гыймазетдин улы Борханов. 1912 елда Рапат авылында дөньяга килгән ул, бөтен гомерен шунда эшләп үткәргән кеше дә үзе. Авыл мәктәбендә 5 класс белем үзләштереп, 1937 елдан колхозда комбайнчы булып эшли Нурмөхәммәт. Бөек Ватан сугышы башлангач ук фронтка алынмый – тәүдә бронь белән мөһим халык хуҗалыгы тармагында эштә була. Үзенә алмашчылар тәрбияләп, 1943 елның февралендә район хәрби комиссариаты аша хәрәкәттәге армия хезмәтенә юллана. Кызыл Йолдыз орденлы 348 санлы Бобруйск гвардия укчы дивизиясенең 207 санлы танкларга каршы ата торган орудиеләр дивизионында орудие төзәүчесе, орудие расчеты командиры урынбасары, расчет командиры вазыйфаларында Белоруссия, Украина, Польшаны дошманнан азат итү өчен барган каты алышларда катнаша. 1943 елның 21 августында каһарманлык өлгеләре өчен “Батырлык өчен” медаленә лаек була, 1944 елның 11 июлендә “Сугышчан хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнә. 1944 елның 19 сентябрендә шушы елның 2 сентябрендә Пески авылы янында дошман оборонасы өзүдә орудиесеннән туры наводка белән атып, фашистларның 15 солдатын һәм офицерын, байтак хәрби ны- гытмаларын һәм техникасын юк ит- кән өчен күкрәген “Кызыл Йолдыз” ордены бизи. 1941 елның 15 гыйнварында фашистларның контрһөҗүме барганда үз орудиесеннән ике танкны юк итүе, берсен сафтан чыгаруы, 20 солдат һәм офицерны һәлак итүе өчен II дәрәҗә Ватан сугышы орденын 1 февральдә күкрәгенә тагалар. Яугирнең улы – озак еллар Со- вет Армиясендә хезмәт иткән отставкадагы прапорщик, артабан район үзәгендә механика заводында эшләгән хезмәт ветераны Рафаэль Борханов әтисенең 1944 елның 6 сентябрендә Остроженка шәһәрен штурмлауда безнең җиңүне гаскәрләрнең һөҗүменә комачаулык иткән доман ныгытмаларын туры наводка белән атып юк итүе, шәһәр эчендә ун автоматчикны теге дөньяга озатуы, өч пулемет ноктасын расчетлары белән кыйратуы өчен шул елның 8 сентябрендә III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителүгә тутырылган документлар да тапкан. Сугыш чорында ниндидер сәбәпләр белән ул ор- ден тапшырылмый калса да, якташыбызның никадәр куркусыз яугир, мәргән атучы булганлыгын дәлилли. Җиңү көнен Польшада каршылаган якташыбыз 1945 елның октябрендә демобилизацияләнеп, күкрәген- дә орден-медальләр чыңлатып туган ягына кайтып төшә. Кайту белән тәүдә колхозда бригадир була, аннан берничә ел хуҗалык рәисе йөген тарта. Бераздан рәис эшен белемлерәк коллегасына тапшырып, аның урынбасары бу- ла. 1945-1972 елларда кулланучылар кооперациясе системасында хәзерләүче булып эшләп, лаеклы ялга китә. Элекке яугир һәр эшне намуслы башкаруы, кешеләр белән ипле мөгамәләсе аша олы ихтирам казана. Хаклы ялда да яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә өлеш кертергә омтыла. Тормыш иптәше Нурдидә Гомәр кызы белән утыз биш елдан артык тату гомер кичереп, сигез балага гомер бүләк итәләр, бүген аларның өчесе мәрхүм инде, бишесе илебез хуҗалыгының төрле тармакларында фидакарьлек өлгеләре күрсәтеп, тырыш хезмәт җимешләрен татып гомер кичерә. Фронтта алган җәрәхәтләре аңа озын гомер яшәргә бирми – Нурмөхәммәт Гыймазетдин улы 1980 елда вафат була. Туган Рапат авылы зиратында аның кабере тәрбияләп тотыла, исеме авыл үзәгендә мәрмәр тактаташка мәңгелеккә уелып язылган. Каһарман якташыбыз турында якты истәлекләр авылдашлары арасында кадерләп саклана.