ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Яуда да, тыныч тормышта да сынатмады

Якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Исмәгыйль Әхъяр улы Әхъяруллинның тууына 110 ел

Районыбыз оешуның 90 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан биредә туыпүскән, фидакарьлекләре белән тарихка кереп калган шәхесләр турындагы язмаларны дәвам итәбез. Якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Исмәгыйль Әхъяр улы Әхъяруллин турында аның кече туганы – Уфада яшәүче хезмәт ветераны Маргарита Хөрмәтуллина безгә түбәндәгеләрне язып җибәргән. Матур табигатьле Каракөчек (әле Үрнәк) авылында 1910 елның 10 июлендә ярлы крәстиян гаиләсендә дөньяга килгән Исмәгыйль абыем. Беренче ипмериалистик, артабан гражданнар сугышларында имгәнеп кайткан әтисе озын гомерле булмый – 1920 елның гыйнварында тиф чире аны якты дөньядан мәңгелеккә алып китә. Әнисе җилкәсендә дүрт ир һәм бер кыз бала торып кала алар. 1921 елгы ачлыкта картәтиләре дә үлеп китә. Әниләре башлангыч мәктәпкә җыештыручы булып урнаша. Уналты яшенә кадәр Исмәгыйль абый авылда ялланып көтү көтә, җир эшкәртә, җәйләрен кышкылыкка ягарга тирес суга, кышларын белем алырга тырыша. 1926 елның 2 маенда Иске Калмаштагы крәстиян яшьләре өчен өчъеллык мәктәпнең икенче сыйныфын тәмамлаганнан соң, артабан укырга мөмкинлегем юк, китәм, дип директор исеменә гариза яза. Әмма яхшы өлгереше, өлгеле тәртибе белән аерылып торган үсмерне волость советы башкарма комитеты юлламасы һәм ярдәме белән Миловка авыл хуҗалыгы техникумының әзерлек курсларына юнәлтәләр. 19281932 елларда биредә укып, агроном белгечлеге алып чыккан абыйны Морак совхозына эшкә җибәрәләр. Биредә тәүдә дүрт ай бүлекчә агрономы була, артабан, тырышлыгын күреп, совхозның баш агрономы итеп тәгаенлиләр. Өч елдан аны республикадагы күмәк хуҗалыкларга бригадирлар, ветсанитарлар, май һәм сыр ясау осталары әзерләү белән шөгыльләнүче Миловка совхозының уку үзәге директоры итеп тәгаенлиләр. Шушы 1935 елның көзендә аны Кызыл Армия сафларына чакыралар. Тәүге өч айда ул кавалерия полкы штабында радист була, артабан башка вазыйфалардан азат ителгән комсомол оешмасы секретаре итеп тәгаенләнә. 1937 елда демобилизацияләнгәнгә кадәр ул җаваплы вазыйфаны тел тидергесез башкара. Армиядән туган авылына әйләнеп кайткан егетне партиянең Чакмагыш районы комитеты урындагы машинатехнология станциясенә өлкән агроном итеп җибәрә. Тагын бер елдан Җир эшләре буенча халык комиссариаты карамагындагы “Башгосстрахфонд” идарәлегенең сортлы игеннәр буенча өлкән агрономы итеп тәгаенлиләр. 1940 елның августында Исмәгыйль абый партиянең Башкортстан АССРы өлкән комитеты тарафыннан дәүләт иминлеге органнарына эшкә мобилизацияләнелә. 1941 елның июненнән 1944 елның гыйнварына кадәр БАССРның Дәүләт иминлеге халык комиссариаты аппаратында эшли. Берничә тапкыр оборона комитеты һәм СССР Югары Советының махсус заданиеләрен үтәп, чекистлар төркеме белән төрле фронтларда фашистларга каршы рейдларга чыгалар. 1944 елның гыйнварыннан аны НКВДның Яңавыл районы бүлекчәсе начальнигы итеп тәгаенлиләр, ә 1950 елның августында Бакалы районына шушы вазыйфага күчерелә. 1954 елның мартында партиянең Башкортстан өлкә комитеты аны утызмеңчеләр составында хуҗалык эшенә күчерә һәм ул 1970 елның 25 гыйнварында хаклы ялга чыкканчы Дәүләкән совхозы директоры була. Ул җитәкләгән чорда Дәүләкән совхозы үсемлекчелек һәм малчылык тармакларында зур уңышларга ирешә, еллык планнар һәрчак арттырып үтәлә, хезмәткәрләрнең тормыш-көнкүреш шартлары яхшыра, авыллар торышы яңа төс ала. Фидакарьлекләре бәһаланып, бик күп совхоз эшчеләре орденмедальләргә лаек була, акчалата дәртләндерелә, илебезнең иң яхшы шифаханәләренә ял путевкалары белән бүләкләнә. Совхоз директоры Исмәгыйль абыема СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 23 июнендәге Указы белән бодай, арыш, карабодай һәм башка иген культуралары җитештерү һәм хәзерләүне даими арттыра баруы, техниканы югары җитештерүчәнле файдалануга ирешүе өчен дәүләтебезнең иң югары бүләге – Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Яше тулып хаклы ялга чыккач та тынгысыз абыем тик утыруны белмәде: 1970-1975 елларда Дәүләкән районы буенча авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу һәм аның сыйфатын тикшерү буенча дәүләт инспекторы-агроном, артабан дүрт ел дәвамында элек үзе җитәкләгән совхозда орлыкчылык агрономы, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Дәүләкән районында Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең район советында җаваплы сәркатип вазыйфасын биләде. Яратып, бөтен күңелен салып үзенә йөкләтелгән вазыйфаларны тайпылышсыз башкарудан тыш, Исмәгыйль абый җәмәгатьчелек тормышында да бик актив катнашты. Үзе эшләгән һәр районда ул Совет депутаты һәм бюро әгъзасы булды, оста агитатор-пропагандист буларак дан казанды, җәмәгать башлангычында 13 тапкыр Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт, комсомол, партия активы советларының рәисе булып сайланды. Аның күкрәген “Урак һәм Чүкеч” алтын медале, Ленин ордены, “Хәрби хезмәттәге казанышлар өчен”, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугыш чорында фидакарь хезмәт өчен”, “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуын билгеләп”, “Хезмәт ветераны”, ике дистәләп Бөек Ватан сугышында Җиңүнең һәм СССР Кораллы Көчләренең юбилей медальләре бизәде, шулай ук СССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы, БАССР Югары Советының 4 Почет грамотасы, төрле министрлыклар һәм ведомстволарның дистәләгән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары иясе дә иде. Исмәгыйль абыем менә дигән өлгеле гаилә башлыгы, яхшы әти һәм картәти дә була белде. Җиңгәбез Асия Миңнулла кызы белән (ул 1982 елда вафат булды) тигез-тату гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Әйткәндәй, Асия ханым да үтә зыялы, итәгатьле, ачык йөзле, ифрат яхшы күңелле кеше иде, 28 ел мәктәптә белем биреп, хаклы ялга чыкты. Өлкән уллары Марат, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Дәүләкәндәге янгынга каршы корылма-җиһазлар заводында җаваплы вазыйфаларда эшләде. Кызлары Светлана Мәскәүдә медицина институтында белем алды, Мәскәү өлкәсе Дубна шәһәрендә яшәде. Өченче балалары Марс та авыл хуҗалыгы институтында югары белем алып, Төмән шәһәрендә бораулау эшләрен механикалаштыру идарәлеген җитәкләде, укытучы һөнәренә ия хатыны белән ике бала үстерделәр. Лилия белән Роберт абый исән чакта ук вафат булдылар. Исмәгыйль абыем Робертның улы Юраны да тәрбияләп үстерде. Матур гомер юлы үткән хөрмәтле абыем Исмәгыйль Әхъяр улы Әхъяруллин 2004 елның 7 маенда якты дөньядан китеп барды һәм Дәүләкән районының Рассвет авылы зиратында соңгы төяк тапты. Ул һәрчак гөл-чәчәкләренә күмелеп, тәрбияләп тотыла. Дәүләкән шәһәрен чыгып, ун чакрым ара узуга Рассвет поселогына килеп керәсең. Уң яклап кечкенә генә түгәрәк күл бар, аның сул ярында мәһабәт ике катлы мәктәп бинасы һәм шулай ук ике катлы интернат бианалары урнашкан. Шушы күркәм бина Социалистик Хезмәт Герое Исмәгыйль Әхъяр улы Әхъяруллин исемен йөртә. Әнә шулай аның данлы исеме яшь буынны тәрбияләүгә хезмәт итә. Кем белә, бәлки киләчәктә биредән чыккан укучылар да Хезмәт Герое исемен яулар, күркәм традицияләрне дәвам иттерер.

Читайте нас: