ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
16 июль 2019, 17:16

Юл хәрәкәте хәвефсез булсын

Район эчке эшләр бүлеге каршындагы җәмәгатьчелек советы әгъзаларының полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрүе гадәткә керде. Шушы көннәрдә андый чара ЮХХДИ инспекторлары белән берлектә район үзәге урамнарында да оештырылды.
Җәмәгатьчелек советы рәисе Ринат Фәтыйхов, оешма әгъзасы, район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев өлкән дәүләт автоинспекторы, полиция капитаны Булат Галиев белән юл-патруль хезмәте стажер-инспекторы Альфред Нуриев һәм мин, гәзит хәбәрчесе, район үзәгенең иң зур хәрәкәт ешлыгы күзәтелгән урамнарында рейдта булдык. Инспекторлар хәрәкәт тизлеге режимы саклануын, юл йөрү кагыйдәләре үтәлешен күзәтте, автомашиналары тәрәзәләрен артык караңгылаткан водительләргә искәрмә ясап кына калмыйча, рөхсәт ителгән күләмнән артык караңгы тәрәзәләргә ябыштырылган пленкаларны кутарып алуларына иреште. Бу көнне җитди кагыйдә бозу очраклары күзәтелмәсә дә, әнә шундый вак-төякләр өчен берничә водительгә искәрмә ясалды. Кайсыбердә әнә шул күзгә күренеп бармаган "вак-төяк" әйберләр дә җитди юл-транспорт вакыйгалары китереп чыгаруга сәләтле икәнлеген дә онытып җибәрмик.
Форсаттан файдаланып, район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе начальнигы, полицияның өлкән лейтенанты Радим Газизов белән әңгәмәләшеп алдык.
— Агымдагы елның узган чорында район биләмәләрендә 126 юл-транспорт вакыйгасы (былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, 9га артыграк) теркәлде, аларда 11 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләренә дучар булды (былтыр 8 булган). Сөенечкә каршы, ел башыннан андый фаҗигаларда һәлак булучылар юк (былтыр өч кеше вафат булган).
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 3865 очрагы (былтыргыдан 46га күбрәк) буенча административ беркетмәләр (протоколлар) тутырылган, шулардан 83е (былтыргыдан 9 очракка ким) руль артына исерек хәлдә утырган водительләргә, 119ы — тиешле булмаган урыннарда каршы хәрәкәт полосасына үтеп чыкканга, 714е — хәвефсезлек каешларын каптырмыйча йөргәнгә, 32шәр — светофорның хәрәкәтне тыючы сигналына буйсынмауга һәм транспортка идарә итү хокукы булмауга бәйле, 334 очрак — автомашина тәрәзәләрен артык караңгылатуга һәм 82 очрагы — нәни балаларны махсус кресло белән йөртмәүгә кагылышлы. Менә шушы беренче карашка әһәмияте әзрәк күренгән кагыйдә бозу очракларына күз йомсак, күпме күңелсез хәлләр килеп чыгуын күз алдына китерү дә авыр, — диде ул.
ЮХХДИ инспекторлары вазыйфасына шулай ук көн саен юллар өслеге торышына күзәтчелек итү дә йөкләтелгән. Бездә урам юллары 415 чакрымга сузыла, шуларның 212се — асфальт-бетон өслекле. Ел башыннан алып юл өслеге торышының хәвефсезлек кагыйдәләренә җавап бирмәве очраклары буенча 101 искәрмә (предписание) бирелгән, моңа юл куйган ике вазыйфа биләүчегә һәм өч юридик шәхескә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.34нче маддәсе буенча биш, искәрмәләрне вакытында бетерү чарасын күрмәгән өчен 19.5нче маддә нигезендә ике протокол тутырганнар һәм җитешсезлекләрнең бетерелүенә ирешелгән.
Район гәзитендә дөнья күргән 9 материал һәм интернет челтәренә куелган 125 мәгълүмат, урындагы телевидение аша күрсәтелгән өч тапшыруның да районыбызда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын киметүгә ярдәм итүе турында белдерү, журналист буларак, үземә һәм коллегаларыма да горурлык хисләре өстәде.
ЮХХДИ начальнигы үзенең коллегалары — инспекторлар А. Даянов һәм Ф. Йосыповны да үз вазыйфаларын намуслы башкаручы, тырыш, итәгатьле, гадел таләпчан хезмәткәрләр буларак телгә алды. Тәү карашка кырыс һәм юк-барга бәйләнүчән кебек күренгән полиция хезмәткәрләренең һәркайсы олы йөрәкле, кирәк булса — башкалар иминлеге өчен гомерләрен корбан итәргә әзер ир-егетләр икәнлеген онытып җибәрергә ярамый.
Берлектәге рейд вакыты сизелмичә үтеп тә китте. Без егетләр белән саубуллашып, аларга имин эш көне теләп артабан озатып калдык. ЮХХДИ инспекторлары юл хәрәкәтен күзәтүне дәвам итәр өчен маршрут буйлап юнәлде.
Мондый рейдлар бүлекнең башка тармаклары хезмәткәрләре белән дә берлектә дәвам итәчәк һәм алар турында да язып торырбыз.
Читайте нас: