ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
8 июль 2021, 14:15

Бәйгене егетләр башлады

Гармунчылар конкурсының тәүге катнашучысы Аскар Әхмәтов Чакмагыш гимназиясендә белем ала. Быел ул өченче сыйныфны тәмамлады.

Гармунчылар конкурсының тәүге катнашучысы Аскар Әхмәтов Чакмагыш гимназиясендә белем ала. Быел ул өченче сыйныфны тәмамлады. Яхшы билгеләргә генә өлгәшкән Аскар Балалар сәнгать мәктәбендә дә алдынгы, сәләтле укучыларның берсе. Баян классы преподавателе Рәйсә Әхмәд кызы Латыйпова җитәкчелегендә шушы гаҗәеп инструментта уйнау серләренә өйрәнә. “Ул барлык оештырылган чараларда һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда актив катнаша. Ә инде буш вакытында спорт белән шөгыльләнергә, велосипедта йөрергә һәм алмаз мозайка тезергә ярата”, – ди улы белән горурланып Аскарның әнисе Альбина Фәрит кызы.
Менә шундый актив булып, сәламәтлек, рухи үсеш өчен файдалы булган барлык шөгыльләрне дә үз итеп, киләчәктә тормышта югалып калмый, заман белән бергә атларга сәләтле, уңышлы шәхес булып үсәр өчен кече яшьтән үк тырышлык сала Аскар. Без аңа барлык эшләрендә, башлангычларында һәм әлбәттә, конкурсыбызда да, уңышлар телибез. Бәйгегә ул А.Куклинның “Шаян полька” һәм башкорт халык биюе көен тәкъдим итә.
Автор:Рәзилә Арыҫланова
Читайте нас: