ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
12 июль 2021, 15:57

Нәселдән килгән сәләт

Чираттагы бәйге тотучыбыз – Феликс Шәех улы Якупов белән күпләребез якыннан таныш, кемнәрдер аны ишетеп кенә белә торгандыр.

Чираттагы бәйге тотучыбыз – Феликс Шәех улы Якупов белән күпләребез якыннан таныш, кемнәрдер аны ишетеп кенә белә торгандыр. Аның гармунчы даны, киез итекләр басу, биюгә осталыгы картәтисеннән килгән. Әтисе 53 кенә яшендә бу дөньядан китеп барса да, улын бик зур һөнәргә өйрәтеп өлгергән. Ул гына түгел, аның абыйлары да бик оста гармунчылар икән. Туганнары аңа: “Әтинең эшен, төсен югалтма, әйдә, аның эшен син дәвам ит” , – дигәч, ул бу эшкә ныклап тотынган. Аңа хәтта Свердловск якларыннан киләләр икән. Сезгә бу эшне әтиегез өйрәттеме? – дигән соравыма ул: Әтидән күреп кенә өйрәндем, олыгая-олыгая,ныклап гашыйк булып кереп кителде инде шушы шөгыльгә. Мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә җыелышабыз икән, бер кулдан бер кулга, монысын болай, тегесен шулай уйныйлар, дип, гармуннар алышып, абзыйлар белән матур кичәләр үткәрәбез. Тумышы белән Феликс абый Тукай авылыннан. Иптәше Ильмира апа белән алар Феликс абый армия сафыннан отпускка кайткан вакытта танышалар. Клубка чыккан идек. Дус егетләр магазинга бер матур сатучы килгән дип, миңа күрсәттеләр. Шуннан күзгә-күз карашып, отпускамны бетереп китеп, хат алыштык. Кайтуга бер кайда да китмәгән бу сатучы кыз минем бәхеткә. Тормыш корып, өйләнешеп, балалар үстереп, 42 ел гомер кичерәбез. 2 бала үстердек, бер оныгыбыз медицина университетының 4 курсында белем ала, икенчесенә бер яшь кенә булып бара, өченчесенә яшь ярым. Ходай озын гомер биреп, оныгыма да гармунда уйнау серләрен чишеп, уйнарга өйрәтергә, туруннарымны да күрергә язсын, – дигән теләгем бар ди бу оста абыебыз. Ә Ильмира апа: “Исеме дә ул заман өчен мәзәк кебек тоелган иде, – дип исенә төшерә, – оста, матур итеп бии иде, шулай гашыйк иткәндер инде. 2 ел йөргәннән соң, өйләнештек. Аллаһка шөкер, 42 ел тату яшибез”. Ильмира апа үзе дә җыр-моңга оста икән. Феликс абый гармунда уйнаса, ул такмаклар җырлый. Районның мәдәният тормышында да бик актив катнашучылар исәбендә алар.
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас в