ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
14 июль 2021, 23:30

Гармун һәм җыр – гомерлек юлдашлары

Районыбызның Аблай төбәге гармунны сандугачлар уздырып сайраткан гүзәл затларга иң бай җирлектер ул, мөгаен.

Районыбызның Аблай төбәге гармунны сандугачлар уздырып сайраткан гүзәл затларга иң бай җирлектер ул, мөгаен. Чираттагы конкурсантыбыз – барлык якташларга өлге булырлык, нечкә күңелле, җыр-моңны гомерлек юлдашы иткән хатын-кыз, хәләле Рифатка тугры гомер юлдашы, ныклы терәк, ике йөрәк парәсе – кыщлары өчен газизләрдән-газиз әни һәм хезмәт еллары дәвамында үтә тынгысыз, җаваплы вазыйфалар башкаручы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова. Табигатенең гүзәллеге белән сокландырган кечкенә Бәрдәсле авылында дөньяга килгән Рәсимә кече яшьтән үк җыр-моңга, халык көйләренә гашыйк булып үсә, радио-телевизордан яңгыраган җырларны тиз арада отып ала. Ә бу сәләт аңа әтисеннән күчкәндер, мөгаен. Дамир абыйның җиде бертуганы оста гармунчы була. Туганнар бергә җыелган һәр очрашу олы бөтен концертка әверелә, сабантуйларда да урыннары һәрчак түрдә була. Гармунга сөю балаларга да күчә. Гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән Рәсимә дә кече яшеннән үк туганнарыннан күреп, гармунда уйнарга бик тә кызыга. Шактый авыр булган уен коралын бераз күтәрә ала башлагач та, бик тә тырышып, шушы инструментта уйнарга өйрәнә ул. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлап, артабан укуын күрше Аблай урта мәктәбендә дәвам иткән елларда да уку йортында, авыл клубында үткән һәр чараның үзәгендә “кайный” кыз, моңнары белән якташларының күңелен яулый. Гармун һәм җыр-моң – аның гомерлек юлдашлары. Аблай урта мәктәбендә туган телләр укытучысы, мәктәптәп директоры урынбасары булып эшләгән дәвердә дә, иңнәренә берничә зур авылның йөзләгән кешеләре өчен җаваплылык йөкләгән Үрнәк авылы биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасында эшли башлагач та ярдәмчеләре дә, күңелгә ял, тынычлык бирүче иң кадерле мавыгуы да булып кала. “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты игълан иткән гармунчылар конкурсында катнашып, ул халкыбызның асыл мирасы булган “Су буйлап” җыры көен яңгырата.
Автор:Рәзилә Арыҫланова
Читайте нас: