Иң өлкән конкурсантыбыз – барыгызга да таныш, күбегезнең остазы, тренеры Фидрат Афзал улы Гыймаев. 80 яшен тутырганда да ул өздереп гармунда уйный. Элеккеге моңнарны ул кичләрен көйләштереп утыра икән. Моңнары белән ул күршеләрен дә яшьлекләренә алып кайта.