ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
15 июль 2021, 09:35

Яшь музыкантлар бәйге тота

Басмабыз тарафыннан игълан ителгән гармунчылар конкурсында Чакмагыш Сәнгать мәктәбенең яшь музыкантлары актив катнаша.

Басмабыз тарафыннан игълан ителгән гармунчылар конкурсында Чакмагыш Сәнгать мәктәбенең яшь музыкантлары актив катнаша. Чираттагы видеоязмада – баянчылар квартетының чыгышы. Чакмагыш гимназиясендә белем алучы Ильяс Сакаев, Алмаз Ризванов, Динар Гәрәев һәм Ризван Габдрахмановны берләштергән бу төркем – күп санлы төбәк, ил һәм халыкара күләмдәге конкурс-бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашып, жюри әгъзаларының югары бәһасына лаек булган, призлы урыннар яулап, Мактау грамоталары һәм Дипломнар белән бүләкләнгән. Алар сәнгать мәктәбенең башкаларга үрнәк итеп куярлык тырыш, сәләтле укучылары. Егетләр дүрт ел дәвамында педагог Рәйсә Әхмәд кызы Латыйпова җитәкчелегендә җыр-моң серләренә төшенә.
Конкурсыбызда алар башкорт халык көйләренә попурри тәкъдим итте.
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: