ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
30 июль 2021, 17:35

Алда янә яулыйсы җиңүләр көтсен

Бүген, 30 июльдә гармунчылар һәм баянчылар бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды.

Бүген, 30 июльдә гармунчылар һәм баянчылар бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Яшь гармунчы һәм баянчылар арасында үткәрелгән бәйгедә Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбе укучылары актив катнашты. Алар конкурска аерым да, ансамбльләр составында яңгыраткан көй-моңнарын да видеоязмаларда тәкъдим итте. Егетләрнең конкурста катнашуга рухландырып, аларның сәләтен райондашларга да күрсәтергә теләп, үз укучыларының видеоязмаларын тәкъдим иткән Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары Рәйсә Әхмәт кызы Латыйпова һәм Альбина Фәрит кызы Әхмәтовага ихлас рәхмәтлебез. 15 июльдә видеозмаларны кабул итү туктатылды, 16-29 июльдә район этабында җиңүчене билгеләү максаты белән бәйгедә катнашучылар өчен басмабызның “Бәйләнештә” челтәрендәге төркемендә тавыш бирү үткәрелде. Бүген без бәйге тотучы яшь якташларыбыз өчен ихлас шатланып, җиңүчене игълан итәбез. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган Динар Гәрәев беренче урынны яулап, җиңүче исеменә лаек булды. Аңа редакциябезнең истәлекле бүләге –һәм Чакмагыш мәгълүмат үзәгенең Мактау грамотасы тапшырыла. Редакция коллективы конкурста катнашкан һәр яшь моң иясенә ихлас рәхмәт сүзләрен белдереп, артабан да әлегечә актив булып калуларын, төп мәктәптә дә, Балалар сәнгать мәктәбендә дә яхшы укып, уңышларга, югары казанышларга ирешүләрен һәм әлегечә башкаларга да үрнәк булуларын тели.

Алда янә яулыйсы җиңүләр көтсен
Алда янә яулыйсы җиңүләр көтсен
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: