ИГЕНЧЕ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
30 июль 2021, 17:15

Конкурс җиңүчесе билгеләнде

Алдан хәбәр итүебезчә, бүген, 30 июльдә гармунчылар һәм баянчылар бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды.

Алдан хәбәр итүебезчә, бүген, 30 июльдә гармунчылар һәм баянчылар бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Өлкәннәр арасында үткәрелгән бәйгедә район үзәгендә яшәүче, райондашларыбызның күңелен күптән моңлы гармун көйләре белән яулаган, халкыбызның яраткан уен коралын сайратып кына калмый, бераз “авырып” киткәннәренә яңадан җан өргән алтын куллы Феликс Якупов, районыбызның танылган спорт ветераны, Чакмагыш хоккее данын республика чикләреннән тыш да яңгыраткан Фидрат Гыймаев, Аблай төбәгенең сандугачларны уздырып моң дәрьясына әйдәүче гармунчы хатын-кызларының берсе Рәсимә Зәйнетдинова, хезмәттәшләребез, оста гармунчылар Данис Нәҗмиев һәм Данил Хәсәенов катнашты. 15 июльдә видеозмаларны кабул итү туктатылды, 16-29 июльдә район этабында җиңүчене билгеләү максаты белән бәйгедә катнашучылар өчен басмабызның “Бәйләнештә” челтәрендәге төркемендә тавыш бирү үткәрелде. Бүген без бәйге тотучы райондашларыбыз өчен ихлас шатланып, җиңүчене игълан итәбез. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган Рәсимә Зәйнетдинова беренче урынны яулап, җиңүче исеменә лаек булды. Үрнәк авыл биләмәсе авыллары, анда гомер иткән йөзләгән кешеләр язмышы өчен җаваплылыкны үз иңнәренә йөкләгән Рәсимә Дамир кызы өчен 116 кеше тавыш биргән. Аңа редакциябезнең истәлекле бүләге – чәй сервизы һәм Чакмагыш мәгълүмат үзәгенең Мактау грамотасы тапшырыла. Моннан тыш, август аенда ул гармунчылар һәм баянчылар бәйгесенең «Кызыл таң» гәзите платформасында узачак республика этабында катнашачак. Редакция коллективы конкурста катнашкан һәр моң сөюче райондашыбызга ихлас рәхмәт сүзләрен белдереп, артабан да әлегечә актив тормыш позициясендә торуларын һәм районның җәмгыять тормышында катнашып, башкаларга да үрнәк булып калуларын тели.

Конкурс җиңүчесе билгеләнде
Конкурс җиңүчесе билгеләнде
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: