ИГЕНЧЕ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Конкурсы
3 август 2021, 16:12

Яңа җиңүләр телибез!

Алдагы көннәрдә сайтыбызда урнаштырылган язмада “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты игълан иткән гармунчылар һәм баянчылар бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче билгеләнү турында игълан иткән идек инде.

Алдагы көннәрдә сайтыбызда урнаштырылган язмада “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты игълан иткән гармунчылар һәм баянчылар бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче билгеләнү турында игълан иткән идек инде. Бүген ул – районыбызның иң оста гармунчы хатын-кызларының берсе, Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинованы редакциябезгә чакырып, аңа басмабызның Мактау грамотасын һәм бүләгебезне тапшырдык. Бар яклап та үрнәкле булган райондашыбызга артабан да эшендә һәм тормышында уңышлар теләп, тынгысыз хезмәтеннән тыш җәмәгать тормышында да актив булуына сокланып, янә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Рәсимә Дамир кызы өчен бәйге тәмамланмады әле, киресенчә, яңа, мәртәбәлерәк дәрәҗәгә күчте. Ул “Безнең Башкортостан” порталында республиканың төрле төбәкләреннән иң яхшы дип танылган гармунчылар һәм баянчылар белән осталыкта көч сынашырга тиеш була.
Чакмагыш районы халкының элек-электән килгән бердәм, булдыклы халык дигән данын исбат итеп, Рәсимә Зәйнетдинова өчен мөмкин кадәр күбрәк тавыш бирергә һәм республика күләмендә дә җиңү яуларга ярдәм итәргә чакырабыз сезне, якташлар! Моның өчен https://vk.com/app7198399_-205130568#poll61080e342978.. сылтанмасы аша “Безнең Башкортостан”сайтына керергә һәм райондашыбыз фотосының “проголосовать” дигән язуына гына басып алырга кирәк.
Тавыш бирү 16 августка кадәр дәвам итә.

Яңа җиңүләр телибез!
Яңа җиңүләр телибез!
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: