ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
9 ноябрь 2021, 12:23

Әниебез – тормыш маягыбыз

Хөрмәтле райондашлар, газета укучыларыбыз! Көзнең тагын бер матур бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне якынлашып килә. Әниләр көнен һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә үткәрәбез, быел ул бәйрәм 28 ноябрьгә туры килә. Шул уңайдан “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты ДУП челтәре республикада нәшер ителүче басмаларда “Суперәни” конкурсын игълан итте. Безнең “Игенче” гәзите редакциясе белән берлектә игълан иткән әлеге өр-яңа “Суперәни” бәйгесенең тәүге катнашучысы – Игенче авылыннан Гөлчәчәк Марат кызы Дәүләтшина. Кызы Гөлфия, улы Булат, кияве Илһам, оныкачы Әминә аңа ихлас сокланып, горурланып түбәндәге хәбәрнамәне җибәргәннәр.

Бәхетебезнең шарты –

Безнең өчен генә тугансың.

Безнең өчен һәрчак кирәксең,

Безнең өчен бәхет булгансың.

Безнең тормышыбызны яктыртып, гаилә җылысын саклап, бизәп, нурландырып торучы әниебез Гөлчәчәк Марат кызы Дәүләтшина 25 елдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады. Укытучы хезмәтеннән ямь табып, укучылар күңеленә яхшылык, изгелек орлыклары чәчеп, матурлык өләшүче кеше ул безнең кадерлебез. Әниебез сабыр, түземле, туры сүзле, үз-үзен аямыйча эшли торган кеше. Әтием Илшат Мәгъдән улы белән 30 елга якын бергә матур гомер кичерәләр. Безнең өчен һәрвакыт ныклы терәк, үрнәк, таяныч, киңәшче алар.

Бакчада нинди генә җимеш агачлары юк, санап чыкмалы түгел. Яшелчә бакчасында үскән барлык төр яшелчәләр дә – аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Ә чәчкәләрне әниебез кебек яраткан кеше бармы икән?! Иртә яздан башлап ул чәчкәләр, яшелчә үсентеләре белән мәш килә. Өстәвенә мәктәп эше, авыл җирендә мал-туар, кош-корт. Әниебез ничек арымый, ничек барсына да өлгерә икән дип хәйраннар калабыз. Ә кышкылыкка банкалар яба башласа, куярга да урын юк! Аның пешергән ризыклары да телеңне йотарлык була!

Әниебез, күз нурыбыз! Барлык кылган изгелекләрең, безнең өчен җан атып яшәвең өчен сиңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Син – безнең ныклы таянычыбыз да, йортыбызның нуры да, терәге дә. Синең тырышлыгың, олы

йөрәкле булуың, сабырлыгың – безгә үрнәк. Туган нигебездә тигезлектә, хәләл хезмәтегез белән табылган дөньягызга куанып, безгә юл күрсәтүче маяк булып, авырлыклар күрмичә, бәрәкәтле гомер кичерүегезне телибез. Әнием, без сине яратабыз, хөрмәт итәбез, син – безнең горурлыгыбыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: