ИГЕНЧЕ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
12 ноябрь 2021, 14:05

Дүртенче конкурсантыбыз – Әдия Ваһапова

Ак карлы салкын ноябрь көнендә без иң җылы, иң күңелле һәм иң якты бәйрәмне – Әниләр көнен билгелибез. Без дә шушы күркәм бәйрәм котлауларына кушылабыз. Иң кадерле кешебез – әнибез Әдия Мәүләви кызы Ваһапова. Алар әтиебез Ирек Фиат улы белән безне, дүрт балаларын бар күңел назын биреп тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә, оныклары шатлыкларына сөенеп, районыбызның Ленин авылында күркәм гомер кичерәләр.

Дүртенче конкурсантыбыз – Әдия Ваһапова
Дүртенче конкурсантыбыз – Әдия Ваһапова
  • Ак карлы салкын ноябрь көнендә без иң җылы, иң күңелле һәм иң якты бәйрәмне – Әниләр көнен билгелибез. Без дә шушы күркәм бәйрәм котлауларына кушылабыз. Иң кадерле кешебез – әнибез Әдия Мәүләви кызы Ваһапова. Алар әтиебез Ирек Фиат улы белән безне, дүрт балаларын бар күңел назын биреп тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә, оныклары шатлыкларына сөенеп, районыбызның Ленин авылында күркәм гомер кичерәләр.
    Әни! Бу сүздә – безнең бөтен тормышыбыз. Язмышның иң зур бүләге ул – Әни. Без бу хакта гомеребез буе онытмаска тиешбез. Әни – барлык башлангычларның башлангычы. Син, кадерлебез, безне гадел булып яшәргә өйрәтәсең. Син һәрвакыт безнең өчен борчыласың һәм изге догаларың белән барлык авырлыклардан сакларга тырышасың. Шуның өчен дә бу дөньяда яшәве җиңел дә, күңелле дә.
    Газизләрдән-газиз әниебез! Тормыш тәҗрибәң белән уртаклашып, файдалы киңәшләреңне биреп, озын-озак яшәсәң иде, дип телибез. АллаҺ Тәгалә сиңа ныклы сәламәтлек, бәхет һәм балалар шатлыгын күп итеп бирсен иде. Йөзең һәрчак балкып торсын, хәсрәт-борчулар сине урап үтсен. Әтиебез белән тигез булып, безне сөендереп, озын-озак гомер кичерегез. Бәйрәм белән! Без сезне бик тә яратабыз!
Автор:
Читайте нас: