+17 °С
Болытлы
Гәзит укучы дусларыбыз, төркемдәшләребез! “Игенче” гәзите редакциясе игълан иткән “Суперәни” конкурсының соңгы катнашучысы белән таныштырырга ашыгабыз. Ул – Иске Почкак авылыннан 5 бала анасы Ләйсән Рәфыйкова.
Безнең әниебез – Ләйсән Мәгъруфҗан кызы Рәфыйкова. Ул Юмаш урта мәктәбендә балалар укыта. Әни безнең өчен әни дә, әти дә, чөнки әтиебез моннан 4 ел элек мәрхүм булды. Әниебез бар эшкә дә җитез, өлгермәгән җире юк. Абзар тутырып мал асрый, машина йөртә, хәтта тракторда печән дә чаба белә. Быел кадерлебез үзенең хыялын тормышка аштырды: парашют белән сикерде! Газизләрдән газиз кешебезне, сөекле әниебезне якынлашып килгән бәйрәм белән котлыйбыз!