ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
23 ноябрь 2021, 16:43

“Супер әни” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе билгеләнде

Бүген Әниләр көненә багышланган конкурска йомгак ясар вакыт җитте. Игенче авылыннан Гөлчәчәк Марат кызы Дәүләтшина 224 тавыш белән “Супер әни” конкурсының муниципаль этабының җиңүчесе дип табылды! Якташыбызны Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк көтә, шулай ук “Игенче” гәзите битләрендә аның турында бик матур мәкалә дә дөнья күрәчәк. Гөлчәчәк Марат кызын җиңүе белән котлыйбыз һәм бүләкне редакциябезгә килеп алуын сорыйбыз.

Махсус кушымта ярдәмендә оештырылган тавыш бирүдә барлыгы 641төркемдәшебез катнашты. Тырыш, һәр яклап та уңган, изге күңелле әниләрнең һәрберсе соклануга, матур сүзләргә лаек. Алар өчен тавыш бирүчеләргә рәхмәт белдерәбез!

Исегезгә төшерәбез: конкурсның өченче этабы 21-30 ноябрь көннәрендә Вконтакте социаль челтәрендә “Безнең Башкортстан” платформасында узачак. Супер әни дип танылган Гөлчәчәк Дәүләтшина өчен бәйге әлегә тәмамланмады: ул “Безнең Башкортстан” порталындагы республиканың төрле төбәкләреннән иң яхшы дип табылган әниләр белән көч сынашырга тиеш була. Моның өчен https://vk.com/tmedia_rb?w=app7198399_-205130568 сылтанмасы аша “Безнең Башкортстан” сайтына керергә һәм райондашыбыз фотосы астындагы “проголосовать” дигән язуга гына басып алырга кирәк. Мөмкин кадәр күбрәк тавыш бирергә һәм республика күләмендә дә җиңү яуларга ярдәм итәргә чакырабыз сезне, якташлар! Тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: