ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
15 декабрь 2021, 14:55

Апалы-сеңелле оста кызлар

Яңа ел гаилә бәйрәме булгач, безнең бәйгечеләребез арасында бертуганнар да катнаша. Чираттагы катнашучы кызларыбыз – Рушана һәм Руфина Кирамовалар. Апа-сеңелнең татулыгына күпләр соклана торгандыр. Аларның бер буш вакытыда юк, чөнки алар икесе дә – иҗатка гашыйк кызлар. Ял итеп, көч җыярга аларга бары тик якшәмбе көне генә кала.

Рушана бик оста рәсем төшерә, гимнастика белән шөгыльләнә, сәйләннән төрле аксессуарлар үрә, гитарада уйнарга өйрәнү белән мавыга башлаган. Сеңлесе Руфина да апасыннан калышмый: оста биюче, күптән түгел генә “Дуслык” бию төркеме белән “Танцуй, Россия” бәйгесендә катнашып, 1нче дәрәҗәле лауреат исемен яулап, җиңеп кайттылар. Рәсем төшерү һәм менталь арифметика серләренә төшенү аңа бик кызыклы. Рушана (беренче фото) “Три поросенка” әкияте буенча эшен, Руфина “Дед Мороз” әкиятенә кул эшләрен тәкъдим итәләр.

Апалы-сеңелле оста кызлар
Апалы-сеңелле оста кызлар
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: