ИГЕНЧЕ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
30 декабрь 2021, 09:55

Җиңү шатлыгы татлы да булды

Безнең редакциядә үсмер балалар арасында Яңа елга багышланган кул эшләре башкару буенча бәйге оештырылган иде. 

Җиңү шатлыгы татлы да булды
Җиңү шатлыгы татлы да булды

Безнең редакциядә үсмер балалар арасында Яңа елга багышланган кул эшләре башкару буенча бәйге оештырылган иде. Бәйгенең иң матур, истәлекле чоры – йомгаклар ясау һәм бүләкләр өләшү вакыты җитте Анда 8 сабый актив катнашты. Беренче урын яулаган Руфина һәм Рушана Кирамовалар җиңүче Грамотасына һәм махсус призга лаек булдылар, башка бәйгечеләребез дә Рәхмәт хатлары белән татлы күчтәнәчләр алып сөенде.

Сабыйларыбызга бүләкләрне баш мөхәрриребез Фәнис Фидан улы Әмирханов тапшырды. Һәр сабыйга Яңа елның матур килүен, укуларында зур уңышларга ирешүләрен, балалар бакчасына чирләми йөрүләрен, әти-әниләрен тыңлап, бездә үтәчәк бәйгеләрдә актив катнашып, тагын –тагын да призлы урыннар яулауларын теләде. Яңа ел могҗизаларга, шатлык-сөенечләргә бай булсын!

Җиңү шатлыгы татлы да булды
Җиңү шатлыгы татлы да булды
Җиңү шатлыгы татлы да булды
Җиңү шатлыгы татлы да булды
Җиңү шатлыгы татлы да булды
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: