ИГЕНЧЕ
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурсы
24 гыйнвар 2022, 16:40

Олы ихтирамга лаеклы шәфкать иясе

Исегезгә төшерәбез: “Республика Башкортостан” нәшрият йорты" ДУП челтәре республикада нәшер ителүче басмаларда медицина учреждениеләре шәфкать туташлары, медбратлар, фельдшер-акушер пунктлары мөдирләре арасында “Безнең заман геройлары” конкурсын игълан итте. Әлеге конкурсның тәүге катнашучысы белән сезне таныштырырга ашыгабыз. Ул Әхмәт авылы фельдшеры Айсылу Рамус кызы Якупова була. “Файдалы киңәшләрен дә бирә, тәҗрибәле медицина хезмәткәре буларак, дәвалый да. Бар процедураларны җиренә җиткереп үти. Кулларының шифасы һәркемгә дәва”, – диләр аның турында олы хөрмәт һәм ихтирам белән авылдашлары.

Олы ихтирамга лаеклы шәфкать иясе
Олы ихтирамга лаеклы шәфкать иясе

Әйе, авыл халкы өчен фельдшер-акушерлык пунктының әһәмиятен әйтеп торасы да түгелдер. Сәламәтлеккә кагылышлы нинди генә сорау туса да, киңәш кирәксә дә авыл халкы шунда килә. Төрле авыруларга каршы прививкалар ясау, медицина тикшерүләр уздыру, үтә ашыгыч чакырулар вакытында медицина ярдәме күрсәтү дә авыл фельдшеры иңнәренә төшә. Айсылу Рамус кызы зур ихтирам яулаган шәфкать иясе генә түгел, ә үрнәкле ана, сердәш, аш-су остасы, авыл депутаты да әле. Гомумән, конкурсантыбыз бар яктан да булган, тырыш, уңган медицина хезмәткәре. Барлык авылдашлары да аңа чиксез рәхмәтле.

 

Хөрмәтле төркемдәшләребез! “Игенче” гәзите редакциясе игълан иткән конкурска кушылып, сез дә бәхетегезне сынап карый аласыз. Әлеге конкурста район үзәгендә һәм авыл биләмәләрендә хезмәт салучы шәфкать ияләре (урта медицина персоналы) катнаша ала.

Исегезгә төшерәбез: Бәйгедә катнашу өчен jpeg форматындагы фоторәсемне “Игенче” гәзите төркеменә яки 8-937-339-35-95 номеры буенча WhatsApp (Ватсап) мессенджерына хәбәрнамә (сообщение) итеп җибәрергә кирәк булачак. Шунда ук бәйгедә катнашучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме, һәм гадәти эш көне турында кыскача мәгълүмат-язманы да теркәү сорала. Конкурсның беренче этабы 31 гыйнварда тәмамлана. Шуңа күрә ашыгырга чакырабыз: бу вакыт эчендә фото һәм язмаларны җибәреп өлгерергә кирәк булачак.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: