ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
26 гыйнвар 2022, 11:05

Бәхетне яраткан һөнәрендә тапкан

“Безнең заман геройлары” исеменә лаеклы өченче конкурсантыбыз Киндеркүл авылының алыштыргысыз фельдшерларының берсе Гөлүзә Хәниф кызы Гәрәева була. Әлеге авылның мәдәният йорты мөдире Раушания Гәрәева аның турында түбәндәге эчтәлекле, матур язманы юллаган:

Бәхетне яраткан һөнәрендә тапкан
Бәхетне яраткан һөнәрендә тапкан

“Киндеркүл авылының хөрмәтле фельдшеры Гөлүзә Гәрәева инде 33 ел авылдашларының сәламәтлеге сагында. Ә бит шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, авырулар сәламәтлеге өчен борчылулар, хезмәтеңнең җимешен – сихәтләнгән кешеләрне күреп, шатлыктан җемелдәгән күз яшьләре булганын ул үзе генә беләдер. Дөрестән дә, көне буе эшләп кайткач та, ишек шакып чакыруга, кичен дә, төнлә дә, суыктамы, яшенле яңгырмы – авыл фелдшеры куйган камырын, пешкән ашын, юа башлаган керен калдырып, үзе авырып ятканда да беркайчан да эшем бар дими, арыган йөз күрсәтмичә авырулар янына чыгып йөгерә. Кеше гомере өчен җаваплылык хисе аларда табибныкыннан ким түгел. Чөнки авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта бар өмет аларда – авыл халкы өчен бердәнбер табиб булган фельдшерларда гына. Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү – икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки сер түгел: бер үк вакытта аларга педиатр да, күз табибы да, хирург та булырга туры килә. Тик авылдашлары арасында абруй казаныр өчен белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөһим. Үз эшен яратып, җаваплылык тоеп башкара Гөлүзә апа.

– Әл дә медицинаны сайлаганмын әле. Эшем белән бик бәхетлемен. Кайчакта авыруларны дәваларга уколлардан бигрәк, бер җылы сүз дә җитә, – ди ул. Глүзә апаны Киндеркүл авылы халкы булдыклы, уңган, үрнәкле ана итеп тә хөрмәт итә. Тормыш иптәше Радик абый белән бик матур дөнья көтәләр. Кызлары Луиза, Чулпанны үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгарган бәхетле парлар да алар. Киләчәктә дә Глүзә апага бәхетләрдән генә торган гомер юллары теләп калабыз”.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: