Уйлап карасаң, авыл фельдшеры – гади медицина хезмәткәре генә түгел. Ул үзенә ышанып тапшырылган кешеләрнең сәламәтлеге өчен еш кына бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга мәҗбүр кеше. Гөлнара апага бер үк вакытта “ашыгыч ярдәм” дә, акушер-гинеколог та, күз табибы да, хирург та, шул ук вакытта педиатр да булырга туры килә. Чын мәгънәсендә олы йөрәкле, батыр ханымнарның берсе ул. Нинди генә хәлләр, фаҗигаләр булмый авыл тормышында: суга бату, кул-аякка балта, чалгы тидерү, кысылу, бәрелү дисеңме. Җәй көне умарта кортлары чыгып, аллергия реакцияләре белән килүчеләр дә иң тәүдә Гөлнара апага мөрәҗәгать итәләр. Ашыгыч ярдәмне беренче булып ул күрсәтә һәм бик күпләрнең тормышын саклап калуда да аның ярдәме санап бетергесез. Озайлы хезмәт дәверендә Гөлнара апаны авыл халкы булдыклы, уңган, үрнәкле ана буларак та хөрмәт итәләр. Тормыш иптәше Илсур абый белән бик матур дөнья көтәләр, өч улларын үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгарды алар. Ихата тутырып чәчкә үстерәләр, кош-корт, мал асрыйлар. Алдагы көннәрендә дә Гөлнара апага бары тик уңышлар, гаилә, балалар бәхете юлдаш булын, авылдашларының ихтирамын тоеп яшәвен теләп калабыз”.