ИГЕНЧЕ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
12 апрель 2022, 10:22

Бантик – гаиләбезнең яме

Дүртенче катнашучыларыбыз – бертуган Әминә һәм Асель Бикмиевалар.

Бантик – гаиләбезнең яме
Бантик – гаиләбезнең яме

Дүртенче катнашучыларыбыз – бертуган Әминә һәм Асель Бикмиевалар. Алар үзләренең песиләре Бантик белән бәйгедә катнашырга булганнар. Әтиләре песине бик яратып бетермәсә дә, ул кызларының теләгенә каршы килмичә, ризалашкан икән. Аны бер кыздан барып алганнар, кайтышлый ашарга савытларын, барлык кирәк-яракларын алып кайтканнар икән. Шул көннән башлап Бантик – аларның гаилә әгъзасы.

            Әлеге фотода – аның бәләкәй чагы, Бантик хәзер үзе 4 бала әнисе икән инде. Бәләкәй чагында ул нык шук, хулиган, тиктормас булган,  йомгак һәм уенчык тычкан белән уйнарга бик яраткан,  гөл төбенә бөтерелеп ята торган булган. Гел кызлар янында йокларга ярата икән үзе. “Без Бантикны бик яратабыз,” – дигәннәр кызлар.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: