+16 °С
Болытлы
“Ул әлегә кечкенә көчек кенә. Ул көн дә минем мәктәптән кайтканымны көтеп тора. Без аның белән бик дусбыз: аның белән куышлы уйнарга яратабыз, өебез кырында тизрәк чирәм ачылганын көтәбез. Мин аны төрле күнекмәләр эшләргә, алымнар үтәргә өйрәтәчәкмен.
Аны безнең гаиләгә алып кайтканга 10 гына көн әле. Ул әнисен сагына, ә мин, чын дусты булып, аның кыен вакытын бергә үтәчәкмен. Ташламаячакмын,” – дип, Аяз тәмамлаган хатын.