“Безнең күптәннән асрарга песи аласыбыз килә иде. Бервакыт шулай игъланда үзебезнең булачак песиебезне күреп калдык: шундый ягымлы. Кечкенә яшел күзләре белән: “ Мине үзегезгә алыгыз әле, мин сезгә нык файдалы, игелекле песи булачакмын”, – дигән кебек карап тора иде. Икенче көнне әтием белән әнием аны барып та алдылар. Ул тычкан тота да, ишек төбенә китереп куя: янәсе – күрегез, мин нинди файдалы песи, сезнең тычканнарыгызны тотам, диясе килгән кебек шатлана. Без аны мактыйбыз. Мактагач, ул тагын да ныграк сөенеп мыяулый башлый, мактана.
Мия бик акыллы, шаян, игелекле, чиста песи: гел битен, колакларын, тәпиләрен юа. Аңа 1яшь тә 4 ай, 4 бәләкәй баласы бар, ул аларны да чисталыкка өйрәтә. Дымок – үткер, Том – елгыр, Симба – шаян, ә Багира кызлар кебек тыныч, сабыр. Аларның да үз телләре бардыр инде. Балалары теләсә кайда йөрми, гөлләргә тимиләр, обойларны ертмыйлар.
Миабыз бик тәртипле һәм балаларын да шуңа өйрәтә. Песиләремне бик яратам”, – дип песикәйләре турындагы җылы хатын тәмамлаган Гүзәл.