ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
18 апрель 2022, 14:05

Яраткан песием

Киләсе бәйгечебез – Үрнәк авылынан Илназ Гәрәев, сүзен Роберт Миңнуллинның шигырь юллары белән башлаган. Ул 3 сыйныфта укый

Яраткан песием
Яраткан песием

 

            Әти, песи алыйк әле!

            Һәммәбез карар иде.

            Әгәр дә песи булмаса,

            Мәче дә ярар иде.

            Кечкенәдән үк хыялым нәни  песи  баласы алу иде. Ниһаять, ул хыялым тормышка ашты: Лиана апам кыш башында бүләк итеп миңа  песи баласы алып кайтты.  Песиебезгә Йомшаккай дип исем куштык.

            Песиебез шундый матур, аны гел кулымда гына йөртәсем килеп тора. Без песине беренче көннән үк бик яхшы итеп тәрбияли башладык. Кибеткә барып, песиләр өчен кирәкле бөтен әйберләрне алып кайттык, үзе теләгән җирдә урын әзерләдек.  Ул инде хәзер үсеп килә, тиздән бер яшь була.

            Иртән беренче булып ул әтиебезне эшкә озатып кала. Аннан соң шаярып безне уята башлый. Без мәктәпкә киткәнче ул гел "мыр-мыр" килеп аяк астында бөтерелә. Утырсам, тезләремә менеп утыра. Уйный башлагач, кайбер вакытларда, онытылып китеп, тешләп яки тырнап та ала. Мәктәптән мин аны бик сагынып кайтам. Аңа ашарга, эчәргә бирәм. Йомшаккай балыкны бигрәк тә яратып ашый.

            Йомшаккай бик шаян, уйнарга яратучан песи. Ул ашаганнан соң бераз ял итеп ала да, уйнарга тотына. Сәгатьләр буе бертуктаусыз уйнарга мөмкин ул. Кайбер вакытта аның белән уйный-уйный мин дә арып бетәм.

            Мин Йомшаккаемны бик яратам. Матур , акыллы песи булганы өчен  яратам. Мине яратканы өчен дә яратам.  Чөнки без аның белән бик дусбыз.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: