ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
3 сентябрь 2022, 11:35

Белем иленә сәяхәтнең яңа сукмагына аяк басты

Чираттагы конкурсантыбыз – Имәнлекул урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Фатиха Яппарова.

Белем иленә сәяхәтнең яңа сукмагына аяк басты
Белем иленә сәяхәтнең яңа сукмагына аяк басты

"1 сентябрь – илебездә Белем көне!Безнең гаиләдә дә шатлыклы, бәхетле, бераз дулкынландыргыч вакыйга – кызыбыз Фатиха беренче тапкыр Имәнлекул авылында 1 класска керде. Улыбыз әлегә балалар бакчасына йөри. Кызыбыз бик уңган, җырлый, бии, рәсем төшерергә ярата. Булачак һөнәрләре бик күп аның. Конкурста катнашып, җиңү яуларбыз дип ышанып калабыз", – дигән юллар язып җибәргән аның әти-әнисе. Фатихага белем үрләрен яулауда уңышлар юлдаш булуын, әти-әнисен шатландырып, тик яхшы билгеләргә генә өлгәшүен телибез!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: