ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
6 сентябрь 2022, 09:15

Бар яклап килгән ул

Конкурсыбызның чираттагы катнашучысы белән таныштырырга ашыгабыз сезне.

Бар яклап килгән ул
Бар яклап килгән ул

Сентябрьнең тәүге көнендә Чакмагышта яшәүче бик тә сөйкемле, тырыш малай – Искәндәр Гафаров та гимназиянең иң кечкенә укучыларының берсе булды.
“Рябинушка” балалар бакчасына йөргәндә үк күп төрле иҗади конкурсларда катнашкан Искәндәрнең Мактау грамоталары һәм Дипломнары да байтак җыелган инде! Иҗат белән дә, спорт белән дә бердәй яратып кызыксына ул. 5 яшеннән Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә йөри, футбол белән мавыга, җәй көннәрендә су керергә, кыш айларында исә чаңгыда йөрергә, таудан шуарга ярата. Районның танылган сәхнә осталары гаиләсендә үскән Искәндәр кечкенәдән үк сәнгатькә тартыла – картәти-картәнисе һәм әти-әнисе кебек җыр-биюгә дә, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә дә оста. Әти-әнисенең һәм абыйсыны ярдәмчесе, кечкенә энесе өчен дә үрнәк, хәстәрлекле абый ул. Үсеп җиткәч тә изгелекле һөнәр иясе булырга карар иткән Искәндәр – янгын сүндерүче булып, кешеләрне һәм аларның өйләрен коткарып-саклап калу өчен бар тырышлыгын салырга ниятли.
Менә шундый акыллы, сәләтле, яхшы күңелле кечкенә якташыбыз үсеп килә Чакмагышыбызда. Без аңа тормышында да, конкурста да бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: