ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурсы
6 сентябрь 2022, 09:20

Бер-берсенә терәк-таяныч алар

Конкурсыбызның яңа катнашучылары – игезәкләр-бизәкләр.

Бер-берсенә терәк-таяныч алар
Бер-берсенә терәк-таяныч алар


Дарина белән Альберт Федоровлар беренче сентябрьне   көтеп алды Белем көне бәйрәмендә кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып алар Чакмагыш беренче санлы урта мәктәбенә килде. Тәүге дәрес, сыйныфташлары белән беренче очрашу, ягымлы, сөйкемле укытучылары Зөлфия Ильяс кызы белән аралашу аларда бик якты тәэссоратлар калдырган. Мәктәптән кайту белән икесе бергә утырып дәресләрен әзерли Альберт белән Дарина. Биш яшеннән хоккей белән шөгыльләнгән һәм хәтта инде Русия чемпионы булуга ирешкән абыйлары Артемнан үрнәк алып, игезәкләр икесе дә спорт ярата. Дарина художество гимнастикасы белән шөгыльләнә, Альберт абыйсы кебек хоккейны үз иткән. Шашкины да ярыша-ярыша уйнылар.
Игезәк булулары да уңайлы һәм яхшы – дус-тату, бер-берсенә терәк-таяныч булып тора алар. Без аларга укуларында уңышлар телибез. Әти-әниләрен, нәнәй-картәтиләрен һәрвакыт сөендереп кенә торсыннар.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: