ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
6 сентябрь 2022, 09:50

Яңа уку елы шатлык-сөенечләргә бай булсын!

“Игенче” гәзите игълан иткән “Беренче сыйныф укучысы-2022” фотоконкурсына янә бер хат килде. Аны безгә бик матур фоторәсем белән Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы Камил Минһаҗевның әнисе    юллаган.  

Яңа уку елы шатлык-сөенечләргә бай булсын!
Яңа уку елы шатлык-сөенечләргә бай булсын!

“Мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Безнең кече улыбыз Камил дә  мәктәп тормышына беренче адымнарын ясады.Кулларында чәчәк бәйләме, ә күңелдә – бәйрәм. Әти-әниләр өчен балаңның белем иленә беренче адым ясавы  бик зур куаныч. Улыбыз җырларга, биергә бик ярата. Без аңа укуда гел “5” ле билгеләренә генә өлгәшүен телибез. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр генә алып килсен”  – дигән ул.

Дуслар! Исегезгә төшерәбез: бүген бәйгегә фотолар кабул итүнең соңгы көне. Иртәгә тавыш бирү этабы башлана.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: