ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Котлаулар
25 ноябрь 2017, 18:14

Изге затлар – хөрмәт ияләре

Дөньяга яралганнан алып соңгы сәгатьләренә кадәр һәр кеше газиз әнисе белән тыгыз бәйләнештә яши.

Сине йөрәк түрендә яралтып дөньяга китергән, төн йокыларын калдырып баккан, синең өчен янып-көйгән, сагыш-борчылуларыңны үзенә алырга әзер торган, назлы сулышы белән чирләрдән арындырган, һәр адымыңда каршылыклардан кур-чалаган, изге киңәшләре белән яшәешеңне җиңеләйтергә тырышкан әниләребез һәрвакыт безнең игътибарыбызга, ихтирамыбызга лаек. Гаиләсе, балалары, якыннарына һәрдаим хәстәрлек өстенә халык хуҗалыгының барлык тармакларында да фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтергә, тирә-юньгә матурлык өстәргә, бөтен мәшәкатьләр уртасында да кайнарга өлгергән әниләргә ул кадәр кодрәт, көч, осталык, камиллек каян киләдер, дип сокланырга гына кала.

Районыбызда яшәүче барлык әниләрне, картәниләрне, киләчәктә әни булачак бөтен мөлаем затларны ихлас йөрәктән Әниләр көне белән тәбрик итәм. Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, хезмәтегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәрәкәт, бәхет һәм шатлык-сөенечләр, тыныч алсу таңнар, тормыштан канәгатьлек телим. Һәрвакыт сөенеп-сөелеп, олы хөрмәт-ихтирам эчендә яшәгез.


Реканс Ямалеев,

муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: