ИГЕНЧЕ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
13 октябрь 2018, 10:50

Ил табыны муллыгын арттырып

Иртәгә илебезнең авыл хуҗалыгы һәм эшкәтү сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели.

Фидакарь хезмәтләре белән ил табыны муллыгын тәэмин итүчеләргә генә түгел, бөтен халкыбыз өчен дә әһәмияте һәм кадерле бәйрәм ул. Шунысы шатлыклы, республикабыз аграрийларының Русиябезнең азык-төлек иминлегенә керткән өлешендә, һәр елдагыча, чакмагышлылар зур урын били. Республика караваенда Чакмагыш игене быел да гомум җыем күләме буенча икенче, ә гектар куәте буенча беренче тора. Келәтләргә гәрәбәдәй тук бөртекләр салып, эшкәртү предприятиеләренә байтак күләмдә яхшы сыйфатлы ит һәм сөт озатып, районыбыз игенчеләре, терлекчеләре, төрле звено белгечләре, булдыклы җитәкчеләре бәрәкәтле Чакмагыш җире данын тагын да арттыра төштеләр.

Хөрмәтле авыл эшчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре!

Һәммәгезне дә һөнәри бәйрәмегез белән ихлас тәбрик итәм. Игелекле, тырыш хезмәтегез белән сез яшәү көче бирәсез, тормышыбызны алга әйдисез, иртәгәге көнгә ныклы ышаныч, илебез иминлеген, табыннар муллыгын тәэмин итәсез. Сезнең тырышлыгыгыз аркасында районыбыз данлана, аның республикада абруе артканнан-арта бара. Алдагы елларда да агросәнәгать өлкәсендә яңадан-яңа зур уңышлар яулыйк, авылларыбыз йөзен, тормыш-көнкүрешебезне ямьләп яшик. Һәркайсыгызга һәм тармакта эшләп хаклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, гаилә иминлеге, мул-җитеш тормышта гел җиңүләр юлыннан гына ышанычлы алга баруыбызны телим. Хезмәтебез бәрәкәтле, яшәешебез имин булсын!

Реканс Ямалеев,

муниципаль район хакимияте башлыгы.


Читайте нас: