ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
22 февраль 2019, 10:09

Данлы үткәннәребез сокланырлык

Реканс Ямалеев,

муниципаль район хакимияте башлыгы


Хөрмәтле райондашлар!

Иртәгә илебез халкы олы бәйрәм – Ватанны саклаучылар көнен билгели. Моннан 101 ел элек – 1918 елның 23 февралендә яшь совет иленең Кызыл Армиясе частьләре Псков һәм Нарва шәһәрләре янында Германия баскынчыларын тар-мар итә һәм бу көн илебез иминлеген корал тотып якларга сәләтле гаскәрнең данлы датасына әверелә. Русия Кораллы Көчләре узган гасырдан артык вакыт эчендә күп тапкырлар үзен Ватаныбыз иминлеген тулысынча тәэмин итә алырлык куәтле калкан итеп танытты, аның данлы җиңүләре илебез елъязмасына алтын хәрефләр белән уелды. Данлы үткәннәребез белән чиксез горурланабыз һәм бүген дә армия сафларында дәвам иткән ватанпәрвәрлек, үз-үзеңне аямыйча ил иминлеген саклау, дуслык-туганлык, авыр мәлләрдә бер-береңә ихлас ярдәм итү кебек сыйфатлар сөенеч тудыра.

Хөрмәтле сугыш ветераннарын, төрле елларда армия һәм флот составында хезмәт итеп кайткан барлык ир-егетләрне, бөтен район халкын һәм, әлбәттә, бүген дә ил иминлеген саклаучы бөтен якташларыбызны ихлас йөрәктән бәйрәм белән котлыйм! Һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңадан-яңа уңышлар телим.
Читайте нас: