Кырым шәһәрендә үткән 6нчы халыкара “АТЛЕШ” этноконкурсында “Хореография. Халык-сәхнә биюе. Ансамбль” номинациясендә I дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булган Балалар иҗат үзәгенең “ДУСЛЫК” ФОЛЬКЛОР-ХОРЕОГРАФИЯ АНСАМБЛЕнең уртанчы төркемен (җитәкчесе Эльза Әхмәт кызы Сәетгәрәева) чираттагы җиңүләре белән ихлас тәбрик итеп, тагын да зуррак казанышлар телибез. *** Кырым шәһәрендә үткән “Атмосфера” халыкара иҗади форумында “Хореография. Халык биюе. Соло” номинациясендә Балалар иҗат үзәгенең “Дуслык” фольклор-хореография ансамбле солисткалары ИЛИНА МУЛЛАЯНОВА I дәрәҗә, АМЕЛИЯ БАЙБАКОВА II дәрәҗә лауреат Дипломнарына (җитәкчеләре Эльза Әхмәт кызы Сәетгәрәева) лаек булды. Талант ияләребезне һәм аларның җитәкчеләрен ихлас йөрәктән котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез.