ИГЕНЧЕ
+10 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
1 октябрь 2020, 12:51

Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкәннәр!

Хаклы ялдагы хезмәттәшләребезгә – күңелләрдән чыккан иң якты теләкләр

Хаклы ялдагы хезмәттәшләребезгә – күңелләрдән чыккан иң якты теләкләр
Бүген, алтын көзнең кояшлы, матур көнендә бар дөньяда иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Өлкәннәр көне билгеләнә. Бу көн – әти-әниләребезгә, картәни-картәтиләребезгә, хаклы ялдагы абый-апаларыбызга, хезмәттәшләребезгә аларның яше турында искәртү түгел, ә күңел түреннән чыккан рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен белдерү өчен бик яхшы мөмкинлек. Шушы уңайдан файдаланып, без районыбызда яшәүче барлык өлкәннәргә озакламый 90 еллык истәлекле юбилее билгеләнәчәк туган Чакмагыш районы үсеше хакына озак еллар дәвамында башкарган фидакарь хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Алтын көзнең шушы кояшлы, матур көнендә хаклы ялдагы хезмәттәшләребез – район елъязмасы булган “Игенче” гәзите редакциясендә һәм типографиясендә дистә еллар дәвамында эшләп, басмабызны бүгенге биеклеккә күтәрү өчен зур тырышлык салган хөрмәтле өлкәннәребезне ихлас тәбриклибез. Сезнең иңнәрегездә – зур тормыш тәҗрибәсе. Сез буыннар һәм чорлар бәйләнешен өзми сакларга ярдәм итәсез. Илебез, районыбыз үсешенең төрле вакытларында эшләп, гәзит нәшер итү кебек үтә дә җаваплы, җиңел булмаган эшкә көчегез, вакытыгыз белән исәпләшми бар тырышлыгыгызны, көчегезне биреп башкаруыгыз безнең әлеге коллективыбыз өчен зур өлге һәм үрнәк. Сезнең белемегез һәм бай тәҗрибәгез яшьләр инициативасы белән беррәттән өлкәннәрнең тормыш акылы таләп ителгән хәзерге катлаулы заман шартларында аеруча мөһим. Сез безнең өчен әхләки-рухи кыйммәтләр һәм традицияләрне саклаучылар, кешелеклелегез, сабырлыгыгыз, эш сөючәнлегегез белән үрнәк булып торасыз, үтемле киңәшләрегез белән һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерсез. Без сезгә моның өчен бик тә рәхмәтлебез.
Хөрмәтле Хәйдәр Фәйзрахман улы, Рәшит Гани улы, Рәзифә Гали кызы, Зирена Мисбах кызы, Резилә Ансаф кызы, Глүсә Сәмигулла кызы, Фәридә Марс кызы, Любовь Нәгыйм кызы, Заһира Мөнир кызы, Әлфия Хөрмәтулла кызы, Рәзинә Гыймаделислам кызы, Фидус Әкрам улы, Данис Тимерхан улы, Данил Әхнәф улы, Нәүфәл Миңсолтан улы!
Шушы якты бәйрәм белән котлап, без сезнең алда ихтирам белән баш иябез һәм ныклы сәламәтлектә, рух күтәренкелегендә, күңел тынычлыгында һәм балалар-оныклар шатлык-игелегендә, якыннар, туганнар кадер-хөрмәтен тоеп, башкарган хезмәтегезнең сөенечле нәтиҗәләрен күреп, озын хәерле гомер кичерүегезне телибез!
Читайте нас в