ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
1 октябрь 2020, 19:05

Өлкән коллегаларыбызны хөрмәтләдек

Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне уңаеннан “Игенче” гәзите редакциясе һәм Чакмагыш типографиясендә озак еллар фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәткән, хәзер инде лаеклы ялдагы хөрмәтле өлкән коллегаларыбызны йортларына барып котлап, бәйрәм бүләкләрен тапшырдык, иң изге теләкләребезне җиткердек. Үзләренә күрсәтелгән хөрмәт-ихтирамнан канәгатьлекләре йөзләренә чыккан абый-апалар белән әңгәмәләшеп, хәл белештек. Аларның безнең бүгенге эшчәнлегебез белән кызыксынып торулары, изге киңәш-тәкъдимнәре өчен рәхмәт. Тырыш хезмәттә үткәргән яшьлек еллары хатирәләре белән уртаклашып, бергә җыелып утырган чаклар да булыр әле, әмма бүген, дөньякүләм пандемия шартларында, моны эшләп булмый шул. Һәммәгезгә дә иминлек, бәхетле озын гомер телибез, хөрмәтле остазларыбыз!

Читайте нас: