ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
11 октябрь 2020, 10:00

11 октябрь – Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле огросәнәгать тармагы хезмәткәрләре, бу өлкәдә хезмәт салып лаеклы ялга киткән кадерле ветераннар!

Хөрмәтле огросәнәгать тармагы хезмәткәрләре, бу өлкәдә хезмәт салып лаеклы ялга киткән кадерле ветераннар! Барыгызны да ихлас йөрәктән Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итеп, иң изге теләкләремне юллыйм. Кешелек дөньясы тарихында иген үстерүчеләрдән, авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрдән, аларны эшкәртеп табыннарыбызга җиткерүчеләрдән дә хөрмәтлерәк кеше юк. Чакмагыш уңганнары быел да республика күләмендә ашлык үстерү, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча лидерлыкны саклап калды. Үз хезмәтен барлык нечкәлекләренә кадәр белгән, өряңа заман технологияләрен кыю үзләштереп кулланылышка керткән, һәр тармакта олы җаваплылык тоеп эшләгән хезмәт ияләребез, белгечләребез, төрле дәрәҗәдәге җитәкче кадрларыбызның кулга-кул тотынышып, бергәләшеп тырыш хезмәт өлгеләре күрсәтүләренең күркәм нәтиҗәсе бу, туган җиребезнең данын-мәртәбәсен яңа – югарырак үрләргә күтәрергә омтылышның чагылышы да, шушы җирдә туган, тупланган алдынгы тәҗрибәнең буыннардан-буыннарга күчерелә килүе дә. Кадерле райондашлар! Һәммәгезгә дә күтәренке бәйрәм кәефе телим, яңадан-яңа хезмәт җиңүләренә кыю ирешә барыгыз. Бергә-бергә олы казанышлар юлыннан тайпылышсыз алга баруыбызны дәвам итик!
Читайте нас: