ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
11 октябрь 2020, 13:00

РЕСПУБЛИКА КӨНЕ БЕЛӘН, ДУСЛАР!

Яңа үрләр яулый барып

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Башкортстан Республикасының Русия Федерациясе составында аның бүленмәс өлеше булу турында декларация кабул ителүнең 30 еллыгы – Республика көне һәм районыбызның 90 еллыгы белән ихлас йөрәктән тәбрик итәм! Күпмилләтле, һәрвакыт үсешә баручы республикабызның истәлекле бәйрәме – тарихи традицияләрне һәм бүгенге заман казанышларын берләштерүче, халкыбызның үзара дустату, бердәмлектә туып үскән газиз җиребезне яратып, аны фидакарь хезмәт белән бизәп яшәүләрен данлаучы тантана ул. Республикабызның социаль-икътисадый күрсәткечләре белән илебездә лидер төбәкләр исемлегендә баруы, быел оештырылуына 90 ел тулган районыбызның исә ирешкән олы казанышлары белән,аның нигез ташларын тәшкил итүче икътисади яктан көчле үсешкән административ бүленешләренең берсе булуы һәммәбезгә дә горурлык хисләре өсти, яңадан-яңа зуррак җиңүләр яуларга рухландыра. Безнең Башкортстаныбыз киләчәктә дә көчле үсешкән тотрыклы сәясәтле һәм икътисадлы илебезнең әйдәүче төбәкләренең берсе булып калачак, аның күпмилләтле эшчән, булдыклы халкы бергәләп яңа ка занышларга ирешәчәк, дип ныклы ышанам. Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, тормышыбызның артабан да чәчәк атуы хакына тырыш хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, бөтен эшләрегезнең уң булуын телим. Бәйрәм белән, дуслар!
Читайте нас: