ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
16 октябрь 2020, 16:25

Олы тантанага — бүләкләр

Республика көне уңаеннан Башкортстанда, шул исәптән Чакмагыш районында да бик күп мәдәни чаралар оештырылды. Шуларның берсе 9 октябрь көнне район мәдәният йортының конференцзалында үтте.

Республика көне уңаеннан Башкортстанда, шул исәптән Чакмагыш районында да бик күп мәдәни чаралар оештырылды. Шуларның берсе 9 октябрь көнне район мәдәният йортының конференцзалында үтте. Бу чарада районыбыз икътисадына һәм социаль тармагына зур өлеш керткән якташларыбызга лаеклы бүләкләр тапшырылды. Район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов барлык җыелучыларны якынлашып килүче олы бәйрәмнәр — Башкортстанның 30, Чакмагыш районы оешуының 90 еллыклары белән тәбрикләде һәм күркәм миссиягә кереште. Намуслы, фидакарь хезмәтләре өчен Иске Калмаш авыл Советы хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Дилбәр Касыйм кызы Байбакова, “Чакмагыш электр челтәрләре” оешмасының бухгалтеры Фәридә Фәрит кызы Газизова, “Гидравлика” предприятиесенең җитештерү начальнигы Фидрат Талип улы Гәрәев, Бәшир авыл Советы хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Рәмзия Рәис кызы Зиннәтуллина, “Изгелек территориясе” халыкны социаль яклау үзәге хезмәткәре Айсылу Фәнис кызы Камалова, Тозлыкуш авыл Советы хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова, гимназия директоры Ратмир Фоат улы Камилҗанов, авыл биләмәләре хакимиятләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе бухгалтеры Рәфилә Ребен кызы Мусина, “Башавтотранс” җәмгыятенең Дүртөйле филиалы машина йөртүчесе Наил Назыйф улы Садыйков, Үрнәк авыл Советы хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Лүзә Фәритҗан кызы Хөсәенова Чакмагыш районының югары бүләге — Почет грамотасына лаек булды. Югары Аташ авылының “Бибинур” мәчете мулласы Рамил Имамәгъзам улы Бигнов, профес- сиональ белем бирү өлкәсендә озак еллар хезмәт салган Рәмзия Кәрим кызы Кашапова, “Чакмагыш үзәкләштерелгән биләмәара китапханәсе” директор Эльвира Әхәт кызы Газизова, Авыл биләмәләре хакимиятләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе бухгалтеры Лена Әнвәр кызы Шәйхетдинова, Чакмагыш районы хакимиятенең финанс идарәлегенең баш ревизоры Булат Ришат улы Әхмәдиев, Чакмагыш авыл Советының тирә-якны төзекләндерү хезмәткәрләре Альберт Ришат улы Вәлиев, Рөстәм Рафаэль улы Габитов, Чакмагыш район ыхакимиятенең финанс и д а р ә л е г е б ю д ж е т инспекциясенең баш экономисты Айсылу Н ә җ м е т д и н к ы з ы Кадыйрова, Бакалы психоневрология интернатының Яңа Балтач филиалында хезмәт салучы Раушания Фидрат кызы Зиннәтуллина , район хакимиятенең әйдәүче белгече Ильмира Фәнил кызы Мөхәррәмова, спорт бәйгеләрендә актив катнашучы Александр Николаевич Сайдяков, “Ваше совершенство” фитнес-үзәгенең гимнастика буенча тренеры ярдәмчесе Эльвира Венер кызы Якупова Чакмагыш районы хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чакмагыш районы оешуының 90 еллыгына багышланган чаралар ел буена дәвам итте. Шушы уңайдан юбилей эмблемасы конкурсы да үткәрелде. “Балалар” номинациясендә уңышка ирешкән укучыларны Чакмагыш районы тарих-туган як өйрәнү музеенда тәбрикләделәр. Ә инде олылар арасында җиңүче дип табылган Камил Мисбах улы Галиевка шушы очрашуда Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Арытаба сүз Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Башкортстан кешеләре” проекты җитәкчесе Инга Альберт кызы Юмашевага бирелде. Ул ел дәвамында Башкортстан районнары буенча сәяхәт кылды, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән якташларыбыз белән очрашты. Бүгенге күрешүдә ул Чакмагыш якларында алган тәэссоратлары, уй-хисләре белән уртаклашты һәм чыгышының ахырында язучы, журналист, туган як тарихы һәм аның кешеләре турында бик күп китаплар авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйровка Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хатын тапшырды. Башкортстанның Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшинаның да әйтер сүзләре, теләкләре күп булды. Бокс буенча тренер Илгиз Габделхәй улы Ибраһимовка Башкортстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатын, Чакмагыш авыл Советы хакимиятенең беренче категорияле белгече Алия Владимировна Латыйповага “Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең Рәхмәт хатын тапшырды. Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усманов да биредә җыелучыларга иң изге котлау сүзләрен җиткерде. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Чакмагыш үзәк дәваханәсенең ультратавыш диагностикасы табибәсе Гөлнара Әнвәр кызы Шакирова Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Почет грамотасына лаек булды. Әлеге күркәм очрашу Чакмагыш районы кешеләренең туган ягыбызның, республикабызның үсешенә лаеклы өлеш кертүләренең чираттагы бер дәлиле булды. Бүләкләү тантанасы район мәдәният йорты хезмәткәрләре Эльвир Халиков, Гүзәл Табишева, Фидан Бикмурзинның моңлы җырлары белән үрелеп барды.


Читайте нас: