ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
13 Май 2021, 09:30

Рамазан гаете мөбәрәк булсын!

Рамазан гаете мөбәрәк булсын! Кадерле якташлар!

Рамазан гаете мөбәрәк булсын! Кадерле якташлар! Сезне ихлас күңелдән изге Рамазан ае тәмамлануы һәм Ураза гаете белән котлыйм! Безнең Чакмагыш районы һәрвакыт күпмилләтле булды. Аның бәрәкәтле җирлегендә төрле дин тотучылар татулыкта яши һәм хезмәт сала. Безнең бердәмлегебезнең нигезе дә шунда. Бәрәкәтле Рамазан аен тәмамлаучы бу бөек бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, бердәмлек һәм бәрәкәт, тынычлык һәм иминлек алып килсен иде. Ураза бәйрәме һәрбарчабызны да күңел тынычлыгы һәм үз көчебезгә ышаныч белән бүләкләсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, бөтен изге гамәлләрегездә уңышлар телим. Бәйрәм белән!
Читайте нас: