ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
20 июнь 2021, 11:28

Котлыйбыз

Яңа Коты авылында матур гомер кичерүче кадерле туганыбыз КЛАРА ЗӨФӘР КЫЗЫ СИТДЫЙКОВАны күркәм гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас котлыйбыз һәм бары тик изге теләкләребезне юллыйбыз.

Яңа Коты авылында матур гомер кичерүче кадерле туганыбыз КЛАРА ЗӨФӘР КЫЗЫ СИТДЫЙКОВАны күркәм гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас котлыйбыз һәм бары тик изге теләкләребезне юллыйбыз. Кадерлебез! Сиңа иң мөһиме – ныклы сәламәтлектә, сөекле тормыш иптәшең АЙРАТ ӘНГАМ УЛЫ белән оҗмах кебек йортыгызда тигез гомер кичереп, бәхет-куанычта, балаларыгызның шатлыклы хәбәрләрен генә ишетеп, уңышларына сөенеп, оныкларны назлап, шат тавышларына күмелеп яшәвегезне телибез. Йортыгызның нуры, яме булып озын-озак гомер кичерергә язсын сезгә. Чирләр сине урап үтсен, аяк-кулларың сызламасын, кадер-хөрмәткә төренеп яшә дә яшә әле,
Булдыклылык, ихлас ярдәмчеллек,
Изгелектә бөтен булмышың.
Саулык, бәхет сиңа юлдаш булсын,
Матур барсын синең тормышың.
Җан җылысы биргән хәләл парың,
Балаларың булсын яныңда.
Котлау-бүләкләрне озак еллар
Кабул ит син әле тагын да.
Изге теләкләр белән туганнарың Тамара,
Җәүһәрә-Наил, Марат-Гөлнара һәм балалар.
Читайте нас: