ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
2 июль 2021, 17:33

Җиңүчеләрне бүләкләдек

Июнь ае башында “Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты илебездә 8 июльдә киң билгеләнгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, республика күләмендәге интернет-конкурс игълан итте. Аның тәүге этабы урыннарда – һәр районда үтте.

Июнь ае башында “Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты илебездә 8 июльдә киң билгеләнгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, республика күләмендәге интернет-конкурс игълан итте. Аның тәүге этабы урыннарда – һәр районда үтте. Бу бәйгедә муниципалитетларда яшәүче күркәм гаиләләр катнашты. Райондашлары алар өчен һәр гәзитнең “Бәйләнештә” челтәрендәге төркемендә тавыш бирде. Чакмагышлылар “Минем гаиләм” дип исемләнгән әлеге бәйгегә актив кушылды. 30 июньгә кадәр конкурсантлар өчен тавыш бирү барды. Гәзитебезнең үткән санында без җиңүчеләрне игълан иттек. Алар – Үрнәк авылыннан Гәрәевлар (1 урын), Чакмагыштан Гафаровлар (2) һәм Минһаҗевлар (3). 2нче июльдә без аларны редакциягә чакырдык. Гәзитебезнең баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов җиңүче гаиләләрнең гүзәл затларына бүләкләрне тапшырганда активлыклары өчен рәхмәт белдереп, коллективыбыз исеменнән изге теләкләр җиткерде. Үз чиратларында конкурсантларыбыз да мондый мөмкинлектән бик теләп файдаланулары, бәйгедә катнашырга шат булулары турында белдерделәр һәм күңелләрендәге рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Бәйгене йомгаклап, райондашларга җиткерер үтенечебез бар: беренче урынны яулаган Самат һәм Раушания Гәрәевлар гаиләсе конкурсның “Кызыл таң” гәзите платформасында үткәрелгән республика этабында беренчелек өчен көрәшне дәвам итә. Чакмагышлар элек-электән якташлык бердәмлеге көчле булу белән данлы – “Кызыл таң” гәзитенең “Бәйләнештә” челтәрендәге төркемендә яки “Игенче” гәзите төркеменең диварына чыгарылган сылтанмага басып, Гәрәевларның республика күләмендә дә җиңү яулавына ярдәм итик, якташлар!
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: