ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
21 июль 2021, 14:28

Өлкән яшьтәге юбилярлар хөрмәтләнде

Районда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традициясе дәвам итә.

Районда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традициясе дәвам итә.

Шушы көннәрдә Рапат авылында яшәүче Гөлҗиһан Тимерҗан кызы Бикмөхәммәтова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән котларга авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарәчесе Р. М. Смакова, мәдәният йорты хезмәткәрләре, хатын-кызлар советыннан З.Р. Зиннәтуллина, “Ак әбиләр” түгәрәге җитәкчесе А. Ш. Кәримова килде.

Гөлҗиһан Тимерҗан кызына бәхетле гомер, ныклы сәламәтлек, якыннарының кайгыртуын, җылысын тоеп яшәвен, имин, тыныч картлык теләделәр. Аларның тәбрикләү сүзләреннән тыш, Башкортстан Башлыгы Р.Ф.Хәбиров һәм “Базы” җәмгыятенең генеральный директоры В.В.Соколов исеменнән дә бүләкләр тапшырылды.

Шундый ук истәлекле бәйрәмнәрнең берсе Рәҗәп авылында да узды. Шушы авылда игелекле гомер кичергән Зәйтүнә Әхсән кызы Шаһаповага 95 яшь тулды. Рәҗәп мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Сөрмәт мәдәният йорты вәкилләре белән берлектә юбилярга матур концерт номерлары бүләк иттеләр. Туганнары һәм якыннары белән бергә узган чарада Зәйтүнә Әхсән кызы үз тормышы, хезмәт юлы турында сөйләде.

Юбилярлар кунакларны шатланып кабул итте. Олыларга хас сабырлык белән алар ихлас котлауларны тыңлады, чыгышларны карады, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

 

Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Рәҗәп һәм Рапат авылы мәдәният йортларының “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәләре.

Өлкән яшьтәге юбилярлар хөрмәтләнде
Өлкән яшьтәге юбилярлар хөрмәтләнде
Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: