ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
1 октябрь 2021, 10:30

1 октябрь – Өлкәннәр көне

Илебездә – 1 октябрь Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлап искә алу, бүләкләү, тәбрикләүләр үтә. Бездә бу бәйрәмнең тарихы зур түгел: 1990 елның 14 декабрендә Хөкүмәт карары белән 1 октябрь Өлкәннәр көне итеп игълан ителә. Тәүгеләрдән булып аны Европада, аннан Америкада, ә инде узган гасырның 80нче елларның ахырында гына бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.

Әлеге бәйрәм – ул буыннар бердәмлеге. Әти-әниләребезгә, картәтәй-нәнәйләребезгә, Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераннарына, өлкән яшьтәгеләргә районыбыз үсешенә керткән өлешләре, күпъеллык намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү мөмкинлеге дә бирә ул.

Өлкәннәребез үз гомерләрендә бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган. Аларны яшьләре буенча өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез,картәтәй-нәнәйләребез булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Өлкәннәрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган диярлек тә. Бөек Ватан чорындагы һәм аннан соңгы ачлык-ялангачлыкны тулысынча татыган, кайсылары бөтенләй “әти” дип тә әйтәлмәгән, аны күреп тә өлгерәлмәгән, сугыштан соң илне аякка бастыруның никадәр авыр булганын алар үзләре генә белгәндер.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, барлык авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, көче җитәр-җитмәстән үк тормышны яхшырту хакына хезмәт фронтында тәртәгә җигелгән картәтәй-нәнәйләребез картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Бәйрәм белән сезне, өлкәннәребез! Илләр тыныч булып, балалар һәм оныклар өчен куанып гомер кичерергә насыйп булсын!

Чыганак: 2012 елда үткәрелгән класс сәгате материалы.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: