ИГЕНЧЕ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
1 октябрь 2021, 09:53

Сезнең гомер – үрнәк булырлык

Бүген, 1 октябрьдә, җәмгыятебездәге иң якты, күркәм һәм шушы ел мизгеленең үзе кебек котлау-рәхмәтләргә юмарт бәйрәм билгеләнә

Сезнең гомер – үрнәк булырлык
Сезнең гомер – үрнәк булырлык
Бүген, 1 октябрьдә, җәмгыятебездәге иң якты, күркәм һәм шушы ел мизгеленең үзе кебек котлау-рәхмәтләргә юмарт бәйрәм билгеләнә. Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан һәркемгә үрнәк булырлык гомер юлы үткән, районыбыз үсешенә үз лаеклы хезмәт өлешләрен керткән һәм бүгенге көндә тормышларыбызны ямьләп, акыллы киңәшләрен биреп яшәүче сабыр, зирәк, изге җанлы олы яшьтәге апа-абыйларны бәйрәмнәре белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез. Хаклы ялдагы барлык райондашларыбызга озын, хәерле, бәхетле гомерләр, күтәренке кәеф, күңел тынычлыгы һәм балалары-оныкларының шатлыкларына сөенеп, аларның игелекләрен күреп яшәүләрен телибез. Барыгызга да тормышның һәр көнен сәламәтлектә, җан тынычлыгында, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп үткәрергә язсын дибез.
Ихтирам белән, “Игенче” гәзите редакциясе коллективы.
Автор:Рәзилә Арыҫланова
Читайте нас: