ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
5 октябрь 2021, 16:48

Иң лаеклылар бүләкләнде

Һәр ел саен 5 октябрь илебездә укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне бар яшьтәге кешеләр дә җәмгыятьтә иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсен сайлаган, балаларга белем һәм тәрбия биргән якташларыбызга үзләренең ихтирамын белдерәләр, аларга рәхмәт укыйлар.

Иң лаеклылар бүләкләнде
Иң лаеклылар бүләкләнде

Һәр ел саен 5 октябрь илебездә укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне бар яшьтәге кешеләр дә җәмгыятьтә иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсен сайлаган, балаларга белем һәм тәрбия биргән якташларыбызга үзләренең ихтирамын белдерәләр, аларга рәхмәт укыйлар.

Безнең районыбыз да күп еллар дәвамында үзенең укытучылары, педагогик династияләре, бай педагогик тәҗрибәсе белән дан тота. Укытучыларыбызның югары һөнәри дәрәҗәсе турында исә укучыларының күп санлы уңышлары сөйли. Аларның җиңүләрендә балаларның гына түгел, ә остазларының да өлеше гаять зур, чөнки, тәү чиратта, талантны нәкъ ул ачарга ярдәм итә.

Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы 5 октябрь көнне район мәдәният йортының конференц-залында үтте. Әлеге тантаналы очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Марс улы Усманов Ирек, Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина, район мәгариф бүлегенең начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева катнашты. 

Укытучы хезмәте – авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез тугрылык  таләп итә.  Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Шуңа күрә дә, кешелекнең киләчәге – мөгаллимнәр кулында, дибез! Укытучыларның һөнәри бәйрәменә багышланган кичәдә катнашкан һәр мактаулы кунагыбыз үз чыгышында шушы тормыш кануннарын дәлилләде, якташларыбызга күңел түрендәге иң изге котлау хисләрен җиткерде.

Мондый очрашуларның иң күркәм мизгеле – ул, әлбәттә, бүләкләү тантанасы. Хезмәтләрендә югары уңышларга ирешкән укытучыларга, тәрбиячеләргә, өстәмә белем бирү педагогларына мактаулы исемнәр, күкрәккә тойыла торган билгеләр, диплом-грамоталар тапшырылды.

Районыбызның иң югары бүләге – Почет грамотасына Митрә-Әюп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәүзия Нигъмәтулла кызы Вәлиуллина,  беренче санлы урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы Рима Фәрхәт кызы Гәрәева, Рәҗәп урта мәктәбенең физика укытучысы Рәсимә Рәүф кызы Гарифуллина, гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Александровна кызы Хуҗина лаек булды.

Гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Алия Фәһим кызы Әхмәтҗанова, Тайняш мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлназ Лотфыйрахман кызы Гыйләҗева һәм 1нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Шәүрә Дамир кызы Рәхимкуловага район хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

6нчы санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Илиза Ринат кызы Галиуллина, гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Эльвира Рифер кызы Гәрәева, Иске Калмаш авыл мәктәбе директоры Самат Тимерхан улының Гыйльванов күпьеллык фидакарь хезмәтләре Рәсәй Федерациясе Мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән билгеләнде.

Рапат мәктәбенең технология укытучысы Резида Хаҗиәхмәт кызы Ишморатова, 1нче санлы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илшат Әлтаф улы Шәйхетдинов, Яңа Балтач мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Җәмилә Турсун кызы Шәрипова күкрәккә тагыла торган “Русия Федерациясенең тәрбия һәм белем бирү мактаулы хезмәткәре” билгесе белән бүләкләнде.

Имәнлекул мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Ирина Фигат кызы Габдрахманова, 6нчы санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Резеда Ширкәт кызы Кашапова 1нче санлы мәктәпнең математика укытучысы Алия Фаил кызы Сәетова, район мәгариф бүлегенең уку предметлары буенча методисты Айсылу Фәрит кызы Әхмәтшина, Иске Бәшир мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәйлә Ришат кызы Макулова, 1нче санлы балалар бакчасы җитәкчесе Резеда Тәлгать кызы Сәлимова, Тозлыкуш мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Оля Мәгъдән кызы Хәмидуллина, Үрнәк авылы балалар бакчасының тәрбиячесе Эльвера Вәзих кызына Шәмсетдиновага БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Соколов Вадим Васильевич һәм Ирек Марс улы Усмановның Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләре тапшырылды.

Гимназиянең технология укытучысы Илшат Рәфил улы Әрдаширов белән 1нче санлы урта мәктәпнең математика укытучысы Лидия Кәүсәр кызы Латыйповага Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Борисович Толкачевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Район мәгариф бүлегенең Почет грамотасына – Аблай мәктәбеның урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Феруза Мәхмүт кызы Байбуртли, Яңа Балтач балалар бакчасының тәрбиячесе Глүзә Рәис кызы Кәлимуллина Балалар иҗат үзәге педагогы Муллаянова Миләүшә Радик кызы, Рапат мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Хәбибуллина Рәвилә Үзбәк кызы, Рәхмәт хатына – гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең методисты Элина Рудик кызы Дәүләтшина, Үрнәк мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марсель Марат улы Исламов, Тайняш мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнара Нәҗип кызы Хәбибуллина лаек булды.

Бәйрәм кичәсендә изге һөнәр ияләре хөрмәтенә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлнара Шәймиева, Эльвира Федорова, Ривенер Гобәев, Рүзил Гафаров башкаруында моңлы җырларыбыз яңгырады.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас: