ИГЕНЧЕ
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Котлаулар
7 октябрь 2021, 16:05

Котлыйбыз!

5 октябрьдә башкалабыз Уфа шәһәрендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров республика педагогларына дәүләт бүләкләре һәм авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар тапшырды.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

5 октябрьдә башкалабыз Уфа шәһәрендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров республика педагогларына дәүләт бүләкләре һәм авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар тапшырды. Укытучылар көнендә республика җитәкчесе кулыннан матди дәртләндерү чараларына Чакмагыш гимназиясеннән математика һәм инфораматика укытучысы ЛИАНА ФЛАРИД КЫЗЫ БАКИРОВА, география укытучысы ЛИАНА ИЛГИЗ КЫЗЫ МӘҺӘДИЕВА, математика укытучысы РУСЛАН ГАМӘР УЛЫ ТАҖЕТДИНОВ , Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы ЗӨЛФИЯ ИЛЬЯС КЫЗЫ МИТРОФАНОВА һәм читтелләр укытучысы РИМА ФӘРХӘД КЫЗЫ ГӘРӘЕВА ия булды. Аларны ихлас йөрәктән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, иминлек, яратып башкарган хезмәтләрендә гел уңышлар юлдаш булуын телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: