ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
7 октябрь 2021, 16:21

Супер нәнәй Яңа Калмашта яши

Башкортстан Республикасы “Нәшрият йорты” дәүләт унитар предприятиясе оештырган “Супер нәнәй” конкурсы тәмамланды. Аның районыбыздагы җиңүчесе булып Яңа Калмаш авылының китапханәчесе Нәсимә Бәдамшина табылды.

“Игенче” гәзитенең “Вконтакте” социаль челтәр төркемендә “Супернәнәй” фотоконкурсы үткәрелде. Конкурста катнашучылардан фотосүрәтләр 14сентябрьдән 30сентябрьгә кадәр кабул ителде. Сайлау “Игенче” төркемендә теркәлүчеләр тарафыннан алып барылды.

7 октябрь көнне конкурсантыбыз Нәсимә апа Бәдамшинага Грамота һәм кыйммәтле бүләк иясе булды. Аны тапшырган мәлдә Нәсимә Әсхәт кызы бәйгене оештыручыларга рәхмәт хисләре белән изге теләкләрен җиткерде, артаба да активлык күрсәтергә вәгъдә итте.

Бүләккә ия булган, җиңү яулаган супернәнәйне кайнар котлыйбыз. Конкурста катнашкан барлык нәнәйләргә дә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: