ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
13 гыйнвар 2022, 11:10

Районыбыз тарихы гәзит битләрендә чагыла

Бүген, 13 гыйнварда илдә Русия матбугаты көне – гәзит һәм журналларны нәшер итүчеләр бәйрәме билгеләнә. Үтеп киткән ел безнең “Игенче” гәзите өчен үзенчәлекле булды. Яңа ел бәйрәме алдыннан басмабызның беренче саны дөнья күрүгә 90 ел тулды.

Районыбыз тарихы гәзит битләрендә чагыла
Районыбыз тарихы гәзит битләрендә чагыла

Бүген, 13 гыйнварда илдә Русия матбугаты көне – гәзит һәм журналларны нәшер итүчеләр бәйрәме билгеләнә. Үтеп киткән ел безнең “Игенче” гәзите өчен үзенчәлекле булды. Яңа ел бәйрәме алдыннан басмабызның беренче саны дөнья күрүгә 90 ел тулды. Шушы еллар дәвамында “районка” битләрендә Чакмагыш районы тарихы якташларыбыз турындагы язмаларда, вакыйгаларда, фактларда һәм саннарда чагылыш тапты. Туган районыбыз тарихын язу әле дә дәвам итә. Басмабызның һәр чираттагы санын әзерләгәндә без аны гәзит укучыларыбыз өчен кызыклы, файдалы булган язмалардан төзергә омтылабыз. Әбүнәчеләребез белән дуслыгыбыз артабан да шулай дәвам итсен, басма матбугат йортларга артабан да шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен иде дигән теләктә кала районыбызның “Игенче” гәзите коллективы.

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас: