ИГЕНЧЕ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
17 февраль 2022, 16:50

Ил инәсен котладылар

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм юбиляр хезмәт салып хаклы  ялга киткән Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов район үзәгендә гомер кичерүче мәгариф ветераны Мөзәянә Мөхәммәтгариф кызы Әминеваны 100 яшьлек юбилей көнендә йортына килеп тәбрик иттеләр.

Ил инәсен котладылар
Ил инәсен котладылар

Балалары, оныклары каршында үзенә күрсәтелгән кадер-хөрмәт өчен рәхмәт хисләре белән хөрмәтле юбиляр яшьлек хатирәләрен ихлас уртаклашты, изге теләкләрен  җиткерде. Ак әбинең иңәренә ак шәл салып, Реканс Фәнил улы хөрмәтле ил инәсенә илебез Президента, республика Башлыгы, муниципаль район хакимияте һәм шәхсән үз бүләкләрен тапшырды, бер гасырлык юбилеен билгеләгән ханыма иң изге теләкләр җиткерде. Коллегаларының йөрәк хисләрен Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ил инәсен башкаладан “БСТ” телевизион каналы вәкилләре дә тәбрикләде. Мәдәният хезмәткәрләре аңа  багышлап дәртле җыр яңгыратты. Юбилярны балалары да ихлас котлады, әшләренең иә авыр елларда да көчле рухлы булып калуына соклануларын белдереп, үзләренә кылган изгелекләре өчен ихлас рәхмәт җиткерделәр Йозъяшәр белән аралашу чәй табын артында да дәвам итте.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: