ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Котлаулар
23 февраль 2022, 08:00

23 ФЕВРАЛЬ – ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР

Русиянең Кораллы Көчләре һәм Хәрби Диңгез флоты бер гасырдан артык Туган илебез чикләренең кагылгысызлыгын, Ватаныбыз иминлеген тәэмин итә.

23 ФЕВРАЛЬ – ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР
23 ФЕВРАЛЬ – ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР

Русиянең Кораллы Көчләре һәм Хәрби Диңгез флоты бер гасырдан артык Туган илебез чикләренең кагылгысызлыгын, Ватаныбыз иминлеген тәэмин итә. Дәүләтебез өчен зур сынаулы кораллы бәрелешләрдә алар сафларында ил алдындагы изге конституцион бурычларын үтәгән меңәрләгән якташларыбыз, шулай ук тыныч вакытта хәрби частьләрдә һәм берләшмәләрдә хезмәт иткән, бүгенге көндә бу изге бурычны тел тидергесез башкаручы асыл ир-егетләребез һәм кызларыбызның һәркайсы мактауга лаек. Хәрби хезмәт кешеләрнең сәламәтлеген, характерын ныгыта, төрле хәлләрдә югалып калмаска өйрәтүче чын тормыш мәктәбе булып тора. Райондашларымның яу кырларында да, тыныч вакытта хезмәттә дә фидакарьлек өлгеләре күрсәтүе һәммәбез өчен олы горурлык ул. Бүген армия хезмәтендә булган ир-егетләребез, шулай ук хатын-кызларыбызның да өлкән буыннар традицияләрен лаеклы дәвам итүләре, алар турында гаскәри частьләрдән бары яхшы хәбәрләр генә килүе чакмагышлыларның һәр яклап та булдыклы икәнлеген, патриотик тәрбия эшенең үзбиеклегендә куелуын дәлилли. Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр һәм ХәрбиДиңгез флоты ветераннары, кадерле райондашлар! Барыгызны да ихлас йөрәктән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тәбрик итәм! Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхетле тормыш, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телим.

Автор:Реканс ЯМАЛЕЕВ, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: