ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
10 март 2022, 15:55

Хәтерләрдән һич җуелмас шәхес

Районыбызның шәрәфле шәхесе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, төбәгебездә ялкынлы комсомол оешмасы җитәкчеләренең берсе, өч дистә елга якын район “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире һәм типография директоры булган, хаклы ялда районыбызның тарихи елъязмасын чагылдырган дистәләрчә китапларның атвор-төзүчесе буларак дан казанган олы хезмәт иясе, матбугат ветераны Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйровның якты дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчүенә бер ел булды.

Хәтерләрдән һич җуелмас шәхес
Хәтерләрдән һич җуелмас шәхес

 Бәһалап бетергесез эшләре белән ул райондашлар һәм үзен белгән даирә вәкилләре күңелендә һич җуелмаячак тирән эз калдырды. Бөек Ватан сугышы алдыннан дөньяга килеп, сабый чагы шул дәһшәтле чорга туры килгән, үсмерлек еллары сугыштан соңгы авырлыклар белән үткән буын вәкиле буларак, Хәйдәр Фәйзрахман улы кечкенәдән халыкның бөтен аһ-зарлары, омтылыш-кичерешләре белән яхшы таныш була. Илнең бәхетле киләчәген яхшы белемле һөнәр осталары тәэмин итәчәген яхшы аңлап, ул туган авылы Югары Аташта да, Имәнлекул урта мәктәбендә дә тырышып белем ала. Уфада һөнәрчелек училищесында һөнәр үзләштереп, беркадәр Казахстанның Кустанай өлкәсендә эшчеләр мәктәбе чыныгуын үтә, артабан башкалабыз Уфага кайтып балта остасы булып эшли. Башкортстан дәүләт университетының филология факультетының татар-рус бүлегендә тел үзенчәлекләрен, халыкның бетмәс хәзинәсе булган ядкарьләрне тирәнтен үзләштереп, яшь белгеч туган районыбызга – “Игенче” гәзите редакциясенә әдәби хезмәткәр булып әйләнеп кайта. Матбугат әһелләре арасында беренчеләрдән булып Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия булган хөрмәтле остазы Фәрәһия Ләбиб кызы Галиева кул астында һөнәри осталыгын шомартучы яшь журналистка ВЛКСМның район комитетын җитәкләүне йөкләтүләрен ул үзенә олы ышаныч билгесе итеп кабул итә һәм биредә эшләгән елларда яхшы оештыручы, әйдәп баручы сыйфатлары белән ялкынлы комсомол яшьләрне олы җиңүләргә рухландыра. Хезмәт участокларында комсомол бригадалары һәрчак алгы сызыкта була, ял вакытларында алар оешкан төстә спорт ярышлары, мәдәни фестиваль-конкурсларда җиңүләргә ирешеп үткәрә. Беренче секретарь Хәйдәр Басыйров, әлбәттә, бу эшчәнлекнең иң башында була. Остазы Фәрәһия Галиеваны хаклы ялга озатканда баш мөхәррир һәм типография директоры вазыйфасына нәкъ аны тәкъдим итүләре дә табигый килеп чыга. Биредәге гаилә әгъзалары кебек якын коллектив белән берлектә өч дистә елга якын сузылган фидакарь хезмәт еллары зур төзелешләр, матди-техник базаны ныгыту, хезмәткәрләрнең эш һәм тормыш шартларын яхшыртуга ирешү кебек олы мәшәкатьләрдә кайнап үтә. Редакция һәм типография коллективлары төбәктә генә түгел, республика күләмендә иң алдынгылардан санала, басмабызның тиражы да, укымлылыгы да арта бара. Баш мөхәррр үзе дә даими каләмен шомарта: гәзит битләрендә аның туган ягыбызның данлы шәхесләрен тасвирлаучы күләмле очерклары, ялкынлы сурәтләмәләре, укымлы мәкаләләре һәрчак басыла килә. Шул еллардагы эзләнүләре хаклы ялга чыккач та дәвам иттерелеп, улы Айдар белән берлектә дөнья күргән саллы хезмәтләргә әверелә. Эшендә генә түгел, җәмәгать тормышында да актив булды Хәйдәр Фәйзрахман улы: ул партиянең район комитеты әгъзасы, берничә чакырылыш рәттән халык депутатларының район Советы депутаты, СССР, Русия һәм Башкортстан Журналистлар союзлары съездлары делегаты, башка бик күп күләмле чараларда турыдан-туры катнашучы да иде. Лаеклы ялда да ул тик утыруны белмәде: архивларда казынып, күп төбәкләрдә булып, районыбыз, аның данлы кешеләренә кагылышлы мәгълүматлар туплады һәм алар бер-бер артлы зур күләмле хезмәтләр булып дөнья күрделәр. Эзләнүләр географиясен шактый киңәйтеп, ул райондашыбыз Хөсәен Мөхәммәтовның биографиясен барлаганда дошман әсирлегендә үлемсез батырлык өлгеләре күрсәткән герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәшләре турында да язып чыкты һәм бу “Ватанга тугры калдылар” дигән күләмле китап булып дөнья күрде. Районыбызда туып үсеп төрле төбәкләргә таралып зур уңышлар яулаган якташлар һәм безнең төбәккә кагылышы булган – барлыгы ун меңнән артык кеше турында библиографик белешмә – “Чакмагыш туфрагында туганнар” китабын районыбызның энциклопедиясенә тиңләрлек. Әлбәттә, күптән түгел андый китап та дөнья күрде, әмма югарыда телгә алынганы шушы гаять зур хезмәтне башкарганда нигез буларак файдаланылуы күп нәрсәләр турында сөйли торгандыр. Хәйдәр аганың шушы шөгыльгә улы Айдарны һәм башка фикердәшләр командасын җәлеп итә алуы да аның оста җитәкче, әйдәп баручы икәнлегенә өстәмә дәлил булып тора. Үзе исән чагында дөнья күрергә өлгермәгән хезмәтләр дә бүген тәмамлану алдында торуга рухы сөенеп торадыр, дип уйлыйбыз. Искиткеч хезмәт сөючәнлеге өстенә табигатьтән салынган бихисап күркәм сыйфатлары аркасында әнә шундый биеклекләргә ирешә алды ул. Ә һәр уңышның нигезендә – үзеңне аңлаучы, күрә-бәһалый белүче ныклы тылың булу. Сөекле тормыш юлдашы Фәһимә Шаһгали кызы белән ярты гасырдан артык тату гомер кичереп, кызлары Эльза белән уллары Айдарны яхшы тәрбия биреп, тормышта югалып калмаслык итеп үстерә алулары да – бәхетле тормыш чагылышы. Оныкларында да күркәм сыйфатлар тәрбияләшүдә өлешләре зур аларның. Узган елның ямьле яз көнендә һич көтмәгәндә арабыздан мәңгелеккә киткән Хәйдәр агабызны бар җәмәгатьчелек олылап соңгы юлга озатты. Саубуллашу мәрәсимендә муниципаль район хакимияте, үзе эшләгән коллектив, җәмәгать оешмалары вәкилләре аны җылы сүзләр белән хөрмәтләде, районыбыз, республикабыз тормышында зур урын биләвен телгә алды. Классик шагыйрь әйтмешли, үлгәннән соң да искә
алырлык һәм эз һәрвакытта да суынмас һәйкәл калдырып китә алу – үзе зур бәхет түгел мени?!

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: